+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 ноябрь 2021, 09:45

Радик Юлъякшинның юлын бүлгәннәр

Байлар да елый, яки "йолдыз"ларга да җиңел түгел...

Радик Юлъякшинның юлын бүлгәннәр
Радик Юлъякшинның юлын бүлгәннәр

Радик Юлъякшин коронавирус аркасында ноябрьдәге концертларын күчергән.

Илдәге чикләүләр гади гражданнарга гына түгел, эстрада йолдызларына да комачаулый. Җырчы Радик Юлъякшин ноябрьдәге концертларын күчерү турында сөйләде. Артист барлык фанатлары өчен дә күңелсез хәбәрне социаль челтәрләрдә туры эфир вакытында җиткерде.

- Ноябрьдә концертлар булмаячак. Декабрьдә дә күчерербез дип куркам. Килеп туган хәл аңлашылмый. Әле локдаун. Күпләрнең билетлар сатып алу өчен QR-кодлары юк. Шуңа күрә без концертларны яңа елдан башларга булдык. Әмма бу әлегә төгәл түгел, бәлки, декабрьдә берничә мәйданчык булыр. Мин, һичшиксез, нинди шәһәрләрдә булачагымны хәбәр итәрмен. Ноябрьдә иҗат белән шөгыльләнергә тырышачакмын, - дип аңлатты вәзгыятьне Радик Юлъякшин.

Фото: newsbash.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: