-21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
11 ноябрь 2021, 11:25

Мәңгелек сорауларга җавап бармы?

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында премьера узды.

Мәңгелек сорауларга җавап бармы?
Мәңгелек сорауларга җавап бармы?

Театр Наил Гаетбаевның “Ирекнең дә чиге бар” спектакле белән 30нчы юбилей сезонын ачып җибәрде.
Бу пьеса – психологик драма. Спектакльдә 90нчы һәм 2000нче еллардагы вакыйгалар чагылыш таба. Шул чорда яшәгән кешеләр буларак, безнең күпләребезгә бу спектакльнең сюжеты күңелгә бик тә якын һәм таныш. Әйе, үз күзләрең белән күреп, үз йөрәгең аша язылган әсәрләр генә башкалар күңеленә барып җитә ала. Танылган башкорт драматургы Наил Гаетбайның әсәрләре тамашачылар күңелен шуның белән яулый.

Премьерадан соң без пьесаның авторы белән әңгә­мәләштек.
– Драма әсәрен сәхнәләш­терү җиңелдән түгел. Уфа “Нур” татар дәүләт театрында нәкъ минем әсәрне сәхнәләш­терергә алынганнары өчен мин бик тә рәхмәтле. Гадәттә, үземнең әсәр буенча куелган спектакль­ләрдән чак кына булса да канәгать булмаган җирләре кала. “Ирекнең дә чиге бар” спектакле белән, мөгаен, беренче тапкыр, тулысынча канәгать калдым. Режиссер Илдар Вәлиев мин әйтергә теләгәннең барысын да тамашачыга җиткерә алган. Сәхнәдәге бер генә образга да тискәре фикер әйтерлек түгел. Барысы да үз урынында. Ике составта уйнаган артист­ларның да һәркайсы үз ролен җиренә җиткереп башкара. Минемчә, алар роль уйнамый, ә шул образ белән яшиләр.
Әйткәндәй, спектакльдә барган вакыйгалар – безнең ил тормышыннан алынган реаль күренешләр. Илебездә завод һәм фабрикалар таркалуында гаеплеләр, йомшак кәнәфигә утырырга теләгән, әмма оештыручы сәләте булмаган кешеләр – болар барысы да чынбарлыкта булды бит. “Җылы урынга” урнашыр өчен әлеге көндә дә шундый ук интригалар корыла, кеше­ләрнең язмышлары челпәрәмә килә.
Туксанынчы еллар башында булган тагын бер күренеш – ул түләп яздырылган кара мәкаләләр. Бигрәк тә үзәк гәзитләрдә илебез тарихын пычратып язылганнары күп булды. Ул вакытта Интернет юк иде, халык, гәзит-журналларга зур ышаныч белән карап, анда язылган һәр сүзгә ышанды. Бу хәлнең иң начар ягы – тоташ бер буын яшьләре туган илләрен күралмаслык дәрәҗәдә тәрбияләнде, патриотизм дигән төшенчә юкка чыгарылды.
Бу спектакльдә, шулай ук, мәңгелек тема – ата-ана һәм балалар арасындагы мөнә­сәбәтләр мәсьәләсе дә күтә­релә. Әлбәттә, мәхәббәт, гаилә темасы да бар. Бу мәкаләдә барлык серләрне дә ачып бетермик, тамашачы театрга килеп, спектакльне карап, үзе нәтиҗә ясап, уйланыр өчен дә урын калдырыйк, – диде пьеса­ның авторы Наил Әсхәт улы.
– Наил Гаетбайның әсәрлә­рен беренчегә генә куймыйм. Ул язган пьесалар һәрвакыт актуаль. Мин аның иҗатын яратам һәм хөрмәт итәм. Наил Гаетбайны безнең драматур­гиянең хәзерге заман Островские дип тә йөртәм. Әлеге спектакльдә дә мәңгелек сораулар күтәрелә, – диде спек­такльнең режиссеры, Башкорт­станның атказанган артисты Илдар Вәлиев.
– Мин үземнең яшьлегемә кайтып килгәндәй булдым. Сәхнәдә барган барлык күре­нешләр дә бик тә таныш. Завод-фабрикалар ябылып, эштән куылганнарның күбесе яңа тормышка да җайлаша алып, үз эшләрен ачты. Минем туганнарым арасында да андыйлар бар, – диде Зөлфия исемле ханым премьерадан соң.
– Бу спектакльне яшьләр килеп карасын иде. Фәһем алырдай әсәр. “Нур” театры артистлары, һәрвакыттагыча, үз рольләрен югары дәрәҗәдә башкара. Аларга рәхмәт сүз­ләре җиткерәбез, – диде Рәүф исемле тамашачы.
– Мин “Нур” театрына даими киләм, бер генә премьерасын да калдырмыйм, чөнки бу театрны ачарга керткән үз өлешем дә бар. Бүгенге спектакльне карагач, илебезнең тарихы, тормышым күз алдыннан узды һәм киләчәгебез өчен дә борчылып куйдым. Чөнки хәзерге яшьләр, нәкъ шушы спектакльдәге кебек, җиңел акчага һәм тиз генә зур табышлар алырга өметләнеп, кредитларга бата. Ә инде сазлыкка батсаң, аннан чыгуы җиңелдән түгеллеген аңлап эш итәргә кирәклеген күпләр аңламый. Ни дисәң дә, телевизор һәм Интернет челтәр­ләрендә ялтыравык кәгазьгә төрелгән матур тормыш рекламасы бара. Көне-төне шуны күргән яшьләребезнең, әлбәт­тә, шулай итеп яши­селәре килә. Тик бу тормышта һәркем­нең үз юлы барлыгын онытмаска кирәк, – диде үзен Рәис абый дип таныштырган тамашачы.
– Бу спектакльнең аталышы үк уйга сала. Чынлап та, ирекнең чиге бармы? Ул чик булырга тиешме? “Демократия” сүзе артына яшеренеп, илебездә күпме пычрак эшләр эшләнде. Иң аянычы – мондый хәлләр бүгенге тормышыбызда да очрап тора. Спектакль бик ошады. Авторга да, “Нур” театры коллективына да “5”ле куябыз, – диде спектакльне тамаша кылган Әнисә апа.
Спектакль тәмам. Чаршау ябык. Тамашачылар йортларына таралды. Бу кичне тамаша караган һәркем үзенең уй-кичерешләре белән бүле­шер, озак вакыт әңгәмәләшер, дип уйлыйм, чөнки, “Ирекнең дә чиге бар” спектаклендә актуаль сораулар кузгатыла. Ә аларга җавапны һәркем үзенчә эзли һәм таба.

Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в