“Ниһаять, йортыбызга күчендек. Өйне 6 ел дигәндә төзеп бетердек. Өй салырга исәп юк иде алай. Мөнир исемле бик яхшы дустым бар. Ул алып барып, җир кишәрлеген күрсәткәч, тәвәккәлләргә булдым. Мөнир абый башыннан ахырына кадәр һәрвакыт ярдәм итте.
Узган ялларда яңа нигезгә Коръән укыттык. Ашка күрше-тирәне, туган-тумачаны чакырдык. Вакытында салып чыктым, дип сөенеп туя алмыйм. Үзегез күрәсез, концертлар юк, артистларның хәле авыр”, - дигән Марат "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.
Яраткан җырчыбызны чын күңелдән котлыйбыз! Исән-сау, шатлык-куанычларга тиенеп яшәргә язсын!
Фото: matbugat.ru