Концерт куярга килгәч, Илсөя Бәдретдинованы Алабугада бик зурлап каршы алганнар. Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы студентлары артистка тулы бер тамаша күрсәткән. Видеода солтан үзенә кәләш сайлый: аның янына нәзәкатле япон чибәре дә, тутырылган тавык кебек урыс марҗасы да килә. Тик «Хан-солтан» үзе Илсөягә гашыйк булып, кияүгә алып кала язган. Илсөяне сайлап алып: «Всю жизнь о такой, как ты мечтал!» — ди «солтан» аңа.
Солтан - уйлап чыгарылган кияү генә шул. Аның каравы, Илсөянең йөрәген яулау өчен алып килгән күчтәнәчләре чын.
«Казны сразу ашап бетердек. Бәлешне егетләр юлга алдылар. (Группа Мәскәүгә кузгалды). Чәк-чәк белән чәй эчеп утырам менә», — дип яза Илсөя инстаграм аккаунтында. Илсөя Бәдретдинованың төркеме әлеге кызык мини-спектакльне искә төшереп, юл буе көлешеп кайткан.
Фотр: tatar-lnform