+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 ноябрь 2021, 19:45

Балалар фольклориадасы 2024 елда үтәчәк

Уфада 2024 елда беренче Бөтендөнья балалар фольклориадасы узачак.

Балалар фольклориадасы 2024 елда үтәчәк
Балалар фольклориадасы 2024 елда үтәчәк

Бу хакта республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте, аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алып барды.

Мондый карарны Фольклор фестивальләре һәм халык сәнгате оешмалары халыкара Советының (CIOFF) 50нче Генераль ассамблеясендә кабул иттеләр, анда республика делегациясе дә катнашты. Саммит 7-9 ноябрьдә Будапештта узды. CIOFF әгъзалары 2021 елның 3-10 июлендә Башкортстан кабул иткән VI Бөтендөнья фольклориадасы нәтиҗәләре турында фикер алышты. Русиядә халык иҗаты бәйрәме беренче тапкыр узды һәм дөньяның 37 иленнән килгән катнашучыларны җыйды.

Уфада Фольклориада ачылган көннәрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм CIOFF президенты Филипп Боссан Башкортстанда Бөтендөнья балалар фольклор фестивален үткәрү башлангычы белән чыктылар.

- Фольклориадада 14 яшькә кадәр балалар катнашыр дип планлаштырыла. Ачылу тантанасы 2024 елның 1 июнендә, Халыкара балаларны яклау көнендә булачак, - диде Әминә Шәфыйкова. Төбәк җитәкчесе республика Мәдәният министрлыгы коллективына Уфада зур халыкара традицион мәдәният чарасын уздыру мәсьәләсен хәл иткән өчен рәхмәт белдерде.

– Без Балалар фольклориадасын үткәрүгә беренче адым ясадык. Хәзер ил Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәчәкбез, чөнки монда аны карары мөһим, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Уфаның 450 еллык юбилеен бәйрәм итүгә туры килә торган бу искиткеч чара Русиянең дуслыкка һәм хезмәттәшлеккә ачык булуын, кеше кыйммәтләренең безнең өчен иң мөһиме булуын күрсәтәчәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: