+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
17 ноябрь 2021, 08:00

Курчак булды, чиратта - бәби!

Илсөя Бәдретдинова Мәскәүдә бер көнне ике концерт куйган.  

Курчак булды, чиратта - бәби!
Курчак булды, чиратта - бәби!
Мәскәү тамашачысы җырчыга бик күп  бүләкләр алып килгән. Видеода күренгәнчә, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре, йомшак уенчыклар, курчак, тәм-том - нәрсә генә юк!.

«Ике концерт яхшы узды дип кенә әйтү бернәрсә дә әйтмәү булыр иде. Рәхмәт Мәскәү тамашачысына, зурладыгыз!» — ди җырчы. Ул командасына да рәхмәт белдерә: «Рәхмәт бандама! Сез - һәрберегез талант!».

«Бу концерт булмады! Бу шундый матур, күңелле, рәхәт кич булды! Йөрәкнең бер почмагында урын алды. Әле дә хисләнеп йөрибез!»;

«Концертның бомба буласы билгеле иде инде. Безнең Илсөя бит ул!»;

«Поле чудес» өстәле ясадылар сәхнәне. Артистларга бүләкне капчыклап ташыйлар. Аллаһка шөкер, әйбәт яшибез» кебек матур комментарийлар язган тамашачы.

«Курчак бүләк итү — кияүгә чыгуга ул», "Мин төшемдә сезнең кыз бала тапканыгызны күрдем", дип, җырчының хыялын да якынайтырга теләгән виртуаль дуслары.

«Илсөя, битеңә нинди укол ясаттың. Коточкыч ямьсез. Элекке Илсөя калмаган монда», дип язмыйча кала алмаган берәү.

«Нинди укол бар, барысын да ясаттым», — дип җавап язган җырчы.

Фото:  matbugat.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: