+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
18 ноябрь 2021, 13:55

Башкортстанның өч театры спектакльләре фестивальдә катнаша

16-20 ноябрьдә Чабаксар яшь тамашачылар театры сәхнәсендә «Волжская сказка» дип аталган 6нчы төбәкара яшь тамашачы театрлары фестивале уза. Пандемия белән бәйле рәвештә, беренче тапкыр фестиваль онлайн һәм офлайн-форматта уза.

Башкортстанның өч театры спектакльләре фестивальдә катнаша
Башкортстанның өч театры спектакльләре фестивальдә катнаша

Анда Башкортстан, Татарстан, Марий Эл, Мордовия һәм Чувашстан республикаларыннан 7 театр катнаша. Оештыручылар әлеге бәйгенең программасына төрле яшьтәге тамашачыларда кызыксыну уятачак спектакльләрне кертергә тырышкан.

Башкортстан театрлары һәм Казан яшь тамашачы театры үз спектакльләрен онлайн-форматта күрсәтәләр. Мари, мордва һәм чуваш театрлары спектакльләре М. Сеспель исемендәге Чабаксар яшь тамашачылар театры сәхнәсендә бара. Аларны да театр сайтында онлайн-форматта күрергә мөмкин.

16 ноябрьдә фестивальдә Уфа "Нур" татар дәүләт театрының Мостай Кәрим әсәре буенча куелган "Айгөл иле" спектакле күрсәтелде (режиссеры - Зиннур Сөләйманов). Бүген Уфа яшь тамашачы театры Виктор Астафьев буенча "Кичер мине" спектаклен күрсәтә (режиссеры - Владимир Епифанов).

20 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Сеспель театры сайтында Башкортстан Республикасы Милли яшьләр театрының фестиваль спектаклен карарга мөмкин булачак. Ул - Мостай Кәримнең «Арба» әсәре (авторлары – Таңчулпан һәм Зөһрә Буракаевалар, режиссеры – Зиннур Сөләйманов).

«Алтын битлек» милли театр премиясенең Эксперт советы әгъзалары Виктор Шрайман һәм Нияз Игъламов, чуваш драматургы Ольга Тургай, театр белгече Динә Дәүләтшина составындагы профессиональ жюри җиде конкурс эшен күрәчәк. Фестиваль 20 ноябрьдә тәмамланачак. Иң яхшы коллективларга «Волжская сказка» фестивале статуэткалары һәм дипломнары биреләчәк.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: