Барлык яңалыклар

БСТга - 20 яшь!

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә "Башкортостан" телерадиокомпаниясе директоры Рөстәм Зарафетдинов чыгыш ясады.

БСТга - 20 яшь!


Бу чыгышның темасы "Башкортостан" телерадиокомпаниясенең эш йомгаклары һәм 2022-24 елларга үсеш планнары турында" булды.

Мәгълүм булуынча, кичә "Башкортостан" телерадиокомпаниясе һәм БСТ телеканалы оешуга 20 ел тулды. Хәзерге вакытта предприятие составына, БСТдан тыш, "Тамыр", "Курай-ТВ", "Сәлам" каналлары, шулай ук "Юлдаш", "Спутник ФМ" һәм "Ашкадар" радиостанцияләре керә. Моннан тыш, БСТ программалары көн саен ОТР федераль телеканалы эфирында санлы телевидениенең беренче мультиплексында чыга.

БСТ Башкортстанда һәркем карый алган төбәк телеканалы булып тора. Русия территориясенең бөтен Европа өлешенә тәүлек буе урыс һәм башкорт телләрендә тапшырулар алып бара. Илдә телеканалның гомум аудиториясе якынча 40 миллион тамашачы тәшкил итә.

Фото: prufy.ru


Автор:Зөһрә Исламова