Радик Шамратов Илеш районының Түбән Череккүл авылында 1941 елда дөньяга аваз сала. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул башкалага юллана. Теләге – елгачылык училищесына укырга керү була.
– Әтием ягыннан туган тиешле абыем очучы иде. Ул – һаваларны, ә мин елга киңлекләрен иңләячәкмен дип уйлап, шушы уку йортын сайладым. Тик, яшем җитмәү сәбәпле, мин анда укырга керә алмадым, – дип хәтерли Радик абый.
Авылга кире кайтып китмичә, Уфаның йорт төзү-фанера комбинатына станокчы булып эшкә урнаша. Укуга теләге зур булган Радик кичләрен эшчеләр мәктәбендә белем ала.
– Бераз акча туплагач, кулдан булса да баян сатып алдым. Үз белдегем белән әкренләп уйнарга өйрәндем. Бу шөгылемне белгәч, үзешчән сәнгать концертларында катнаштыра башладылар. Шушы юнәлештә укырга киңәш итүчеләр дә булды. Баянда уйнарга шактый остаргач, инде канатлар да үскәч, Уфа сәнгать училищесында укыдым. Н. К. Крупская исемендәге Мәскәү халык университетына читтән торып укырга кердем. 1990 елда Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын уңышлы тәмамладым. Гел генә музыка буенча эш булмаса, тарих фәнен укытырмын, дип уйладым. Шулай булса да, язмышым музыкадан аерылмады, – ди Радик Әбделмөгаллим улы.
Радик Шамратов гомерен балаларга музыка белеме бирүгә багышлый. Уфаның 20нче музыка мәктәбендә берничә ел эшләгәннән соң, Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика сәнгать гимназия-интернатында 25 ел хезмәт сала. Бар йөрәген биреп, тырышып баян классында укыта. Дәресләрендә тәҗрибәсе, осталыгы белән уртаклашып кына калмый, балаларда музыкага карата мәхәббәт тә тәрбияли. Аның бу хезмәте күп мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән билгеләнә. Шулай ук, Радик Шамратов тәрбия һәм укыту өлкәсендәге тырыш хезмәте өчен 2001 елда “Башкортстанның халык мәгарифе отличнигы” билгесе белән бүләкләнә.
Укыту эшеннән тыш, Радик Шамратов иҗат белән дә актив шөгыльләнә.
Ул – бик күп җырлар, баян өчен пьесалар авторы. Мостай Кәрим, Шәриф Биккол, Абдулхак Игебаев, Муса Сираҗи, Хәсән Назаров, Сафуан Әлибаев, Рәшит Фазлыев һәм башка бик күп шагыйрьләрнең сүзләренә җырлар иҗат иткән. Шагыйрьләр автографларын калдырып бүләк иткән китапларны Радик Шамратов әле дә күз карасыдай саклый.
– Аеруча якташым Рәшит Фазлыев белән иҗат җимешләребез күп булды. Без аның белән якын дуслар да булдык. “Башкортстаным”, “Дуслык җыры”, “Илешем”, “Үскән авылым”, “Өметләр” җырлары – шуларның берничәсе генә, – ди Радик абый.
Бөек Җиңүнең 40 еллыгына багышланган Бөтенрусия патриотик музыка конкурсында – “Башкортстаным” җыры, СССРның 60 еллыгына багышланган Бөтенрусия патриотик музыка конкурсында “Чагу нур” җыры өчен лауреат медале белән бүләкләнә композитор.
Күренекле композиторның җырларын Рамазан Янбәков, Филүс Гәрәев, Римма Ибраһимова, Фәрит Бикбулатов, Вәкил Мурзин кебек мәшһүр җырчылар зур сәхнәләрдән башкарды.
Радик Шамратов – “Җырым яңгырасын туган илемдә” һәм “Җырым булсын бүләгем халкыма” китаплары авторы. Ул шулай ук дистәгә якын җыентыкларның автордашы да. Бу китаплар белән Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Уфа сәнгать училищесы студентлары, музыка мәктәпләре, гимназия һәм мәктәп укучылары теләп куллана.
2018 елда дөнья күргән “Җырым булсын бүләгем халкыма” җырлар җыентыгында композиторның патриотик әсәрләре, лирик, балалар өчен җырлары һәм баян өчен пьесалар тупланган. Кереш сүздә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Сәләм премиясе лауреаты, композитор Нур Даутов болай ди: “Радик Шамратовның җырлары Башкортстанда һәм күрше төбәкләрнең башкаручыларына, тыңлаучыларына киң билгеле. Аның җырларын профессионал һәм һәвәскәр башкаручылар җырлый. Баян өчен пьесалары да популярлардан санала. Күп тапкыр үткәрелгән композиторлар конкурсларында Радик еш кына призларга лаек булды.
Радик Шамратовның әсәрләре халык рухы белән сугарылган. Халык моңы, нечкәлеге, көтелмәгән борылышлар һәм эчке гармониялелеге – аның җырларына хас сыйфатлар. Ул үзе дә халык талантларының берсе”.
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Барый Ногманов та композиторның иҗатын бәяли. “Радик Шамратов – илһамлы иҗат итүче композитор. Аның моң чыганагы халкыбызның җыр иҗаты өлгеләренә килеп бәйләнә. Шуның өчен дә композитор тудырган җырлар күңелгә якты нур, ләйсән яңгыр кебек саф бер агым булып килеп керә. Ул йөздән артык җыр иҗат иткән. Бу – тынгысыз эзләнү, илһамланып иҗат итү җимеше. Бәләкәй иҗат түгел бу, ярыйсы киң танылу тапкан иҗат. Аның әсәрләре халык күңеленә юл алган икән, димәк, композиторның киләчәк юлы тагы да чагу, нәзакәтле моң чишмәсенә әйдәр дип ышанабыз”, – дип яза Барый Ногманов.
Радик Шамратовның иҗади табышларын югары бәяләп һәм Башкортстанның музыка сәнгатен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен 1991 елда аңа “Башкорт АССРының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә.
Радик Әбделмөгаллим улы шәхси тормышында зур югалтулар кичерә. Аңа иң ачы кайгы – ике баласының да фаҗигале үлемен кичерергә туры килә.
– Шәриф Биккол белән дус булдык. Аның гаиләсендә дә ике бала үсте. Улы фаҗигале рәвештә һәлак булгач, ул миңа болай диде: “Юкка гына “Ике бала – бер бала, бер бала – юк бала”, дип тиккә әйтмәгәннәр икән. Инде улым бакыйлыкка күчте, кызымны да югалтсам, нишләрмен? Гаиләдә икедән күбрәк бала үсәргә тиеш!” Бу сүзләрнең асылына минем үземә дә төшенергә туры килде. Ике баламны да чәчәктәй чакларында җир куенына озаттым. Мондый ачы кайгыларны беркемгә дә күрергә язмасын, – ди Радик абый.
Язмыш агачының ачы җимешләрен татырга туры килсә дә Радик абыйның күңеле матур, ачык һәм иң мөһиме – кешеләргә ышанычы югалмаган. Аның үзе салган мәгърифәтле һәм җырлы тормыш юлы бар.
Зөһрә ИСЛАМОВА.