+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
22 ноябрь 2021, 08:45

"Мин башка төрле эш белмим..."

Танылган җырчы Зәйнәп Фәрхетдинова бүгенге көндә товар сатып баючы җырчылар турында фикерен белдергән.

"Мин башка төрле эш белмим..."
"Мин башка төрле эш белмим..."
«Безнең эстрадада, дөресен генә әйткәндә, бик булган кешеләр җыелган. Кемдер бүләк уйната, айфон, круизга юллама, файдалы продукция сата, машина, бизәнү әйберләре, кием-салым дисеңме… Барысына да өлгерәләр! Болар барысы да бүгенге көндә кирәк! Респект!

Ә мин башка эш белмим. Мин һаман шул җырым белән. Китә алмыйм. Эшемне бик яратам. Ничек бар - шулай", — дип язган Зәйнәп Фәрхетдинова ире Зөфәр Билалов белән студиядә (шикелле) төшкән фотосы астына. Сүз уңаеннан, «Ул югалмады”, — дип, Зөфәр Билаловның аккаунтына сылтама да калдырган.

«Сәхнә кешесен моңлы дөнья итеп күрергә өйрәнгән. Шулай булып калсын да. Ачуланмагыз, иҗат кешесен сатучы итеп күрәсе килми. Нигәдер, түбәнчелеккә төшкән кебек. Моңнарыгыз белән сез гел өстен. Нык басып, ышанып алга атлаучылар, дип сөенеп калам»,

«Без Сезне җырчы буларак яратабыз. Реклама ясап, коктейль сату — Сезнең дәрәҗә түгел»,

«Үз эшегезгә тугры булып калу зур хөрмәткә ия»,

«Вак-төяккә вакытыгызны сарыф итмәгез. Сез дөрес юлда», — дип хуплаганнар җырчыны инстадуслары.

Фото:  tatar-ihform

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: