+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
23 ноябрь 2021, 12:57

Уфа, Яңавыл интернатларында яшьләр тамды

Бүген ул - ике республикада да меңәрләгән тамашачысы булган уңышлы җырчы. Халык сөюен яулап, шуңа кинәнеп яши кебек. Нигә соң күзләрендә шул кадәр моң-сагыш?

Уфа, Яңавыл интернатларында яшьләр тамды
Уфа, Яңавыл интернатларында яшьләр тамды

— Җырлардагы сагыш — ул тормышның ачысын бик иртә һәм күп тапкырлар татуымнан. 9 яшемдә әни назыннан мәхрүм булдым. Бертуганнарымның да гомере кыска булды. Сигез баладан бүген өчебез генә исән-сау, - дигән иде ул бер әңгәмәсендә. - Ә сигез яшькә кадәр — ул иң күңелле балачак мизгелләре. Авылда абый-энекәшләрем белән җырлашып үстек. Өй түрендә һәрвакыт баян торды, - ди Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин. - Иң яратып уйнаган уенны да хәтерлим — “армиягә озатышлы”. Әйе, арабыздагы егетләрнең берсе, имеш, армиягә китә. Ә без, җырлый-җырлый, баян тартып аны хәрби хезмәткә озатабыз. Шундый иҗади, үзебез уйлап тапкан уен иде. Нинди генә мәҗлес узмасын — мине җырларга чакырдылар. Авылдагы бер каз өмәсен дә калдырган юк иде. Авыл клубында узган бар мәдәни чарада да катнаша идем. Тәүге җырымны да хәтерлим:
“Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, ак тәнле,
Эх, бигрәк тәмле — бәрәңге!”

Шундый якты балачак хатирәләре белән яшим. Әниемнең вакытсыз якты дөньядан китүе язмышның котычкыч сынавы булды. Аннары: Уфа, Яңавыл интернатлары...

Чыннан да, җырчының гомер юлы шатлык-кайгылары белән бергә үрелеп бара. Бүген исә ул хатыны Рәмзия ханым белән Казанда яши. Әйткәндәй, алар озак еллар Әлфия апа Афзалова белән күрше булганнар.

Ноябрьдә якташыбызның чираттагы Туган көне булды. Аңа бездән иң ихлас теләкләр һәм сагынычлы сәламнәр.

Фото: musclub.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: