Барлык яңалыклар

Уфада III халыкара скрипкачылар конкурсы башланды

III халыкара скрипкачылар конкурсының беренче туры алдыннан Уфага СССРның халык артисты, ЮНЕСКО дөнья артисты Владимир Спиваков килде.

Уфада III халыкара скрипкачылар конкурсы башланды


Кичә маэстро журналистлар белән аралашты. Матбугат конференциясендә катнашучыларны экраннан узган елларда җиңүчеләр Даниэль Лозакович (2016) һәм Мария Дуэньяс (2018) сәламләделәр.
"Мине ике йолдызчыкның, Даниэль Лозакович белән Мария Дуэньясның, искиткеч скрипкачылар булып үсеп килүе бик сөендерә. Бүген алар - югары очыш кошлары. Мин алар белән тыгыз бәйләнештә торам, без еш кына бергә уйныйбыз. Даниэль Лозакович Русиянең Милли филармония оркестры белән диск яздыру мөмкинлеге алды, ул гаять зур тираж белән таралды. Уфага килеп төшкәч тә, Нью-Йоркка концертлар белән килгән Мария Дуэньястан сәламләү хаты алдым. Һәм барысы да: Башкортстан, Уфа, конкурс - йөрәкләрдә мәңгегә диләр. Алар безнең катлаулы заманда тынычлык илчеләре булып тора", - диде Владимир Спиваков.
Скрипкачы Владимир Спиваков конкурсы Башкортстан Республикасы Башлыгы ярдәме белән үткәрелә, дип хәбәр итте республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова. Ул ассызыклаганча, бу музыкаль вакыйга музыкантларга һәм Башкортстанда үсеп килүче буынга зур йогынты ясый.
"Конкурслардан соң күп кенә балалар музыка мәктәпләренә китте. Чыннан да, гаҗәеп күтәрелеш булды - безнең музыка мәктәпләренә өстәмә рәвештә 120 процент укучы килде. Бкзгә бөтен дөньядан иң яхшы скрипкачылар, хөрмәтле жюри әгъзалары, мастерлар җыелсын өчен, мондый конкурслар үткәрергә кирәк. Безнең өчен бу зур дәрәҗә», - дип билгеләп үтте Әминә Шәфыйкова.
Уфа конкурсының уникаль традицияләренең берсе - өч җиңученең искиткеч оста уен кораллары белән бүләкләнүе (гадәттә алар вакытлыча кулланыр өчен бирелә). Скрипкалар инде яңа хуҗаларын көтә. Журналистларга аларны матбугат конференциясендә күрү бәхете тиде.
Скрипка остасы Джули Рид-Йебоа беренче премиягә мастер Джузеппе Педраццининың (Милан, 1918 ел), икенче һәм өченче премиягә — Николай Коссенның (Нёшато, 1860-70 еллар) һәм Игорь Улицкийның (Мәскәү, 2019 ел) скрипкалары бүләк ителәчәге турында сөйләде. Шулай ук ике премияне Мостай Кәрим исемендәге Фонд тапшырырга планлаштыра, дип өстәде маэстро.
Танылган япон скрипкачысы һәм дирижеры, жюри әгъзасы Дзёдзи Хаттори маэстрога әти-әнисе бүләк иткән пластинканы күрсәтте. Анда яшь Владимир Спиваков сурәтләнгән.
«Бүген күп кенә яшь музыкантлар конкурс идеясен тәнкыйтьли, чөнки бу спорт түгел, җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр юк, дип раслыйлар. Әмма мин яшь музыкантлар өчен бу ни дәрәҗәдә мөһим икәнен беләм. Ул вакытта маэстрога ничә яшь булганын белмим, тик шуны ассызыклыйсым килә, хәтта маэстро Спиваков кебек легендар скрипкачы та бу фотография эшләнгәнгә берничә ел кала музыкаль конкурсларда катнашкан. Һәм мин карьерамны шундый конкурсларның берсеннән башладым», - дип билгеләп үтте Дзёдзи Хаттори.
Пандемия конкурс процессына төзәтмәләр кертте - жюри әгъзаларының берсе Борис Кушнир онлайн форматта эшләргә мәҗбүр булачак. Калган жюри составы Уфага килгән, әмма, маэстро сүзләренчә, хәзерге шартларда визаларны рәсмиләштерү җиңел булмаган.
Борис Кушнир матбугат конференциясендә катрашучыларны экраннан сәламләде.
Конкурс тыңлаулары бүген башлана, музыкантларның мавыктыргыч көрәшен онлайн да күзәтергә мөмкин булачак. Конкурс кысаларында Русия Милли филармония оркестры музыкантлары Уфаның яшь музыкантлары өчен мастер-класслар үткәрәчәк.

Фото: Зөһрә Исламова.

 

Автор:Зөһрә Исламова