Барлык яңалыклар

"Ярый әле бер кеше булса да хәлне сорый..."

Яраткан җырчыбыз, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи турында истәлекләре белән моңлы җырчы Дәниф Шәрәфетдинов уртаклаша.

"Ярый әле бер кеше булса да хәлне сорый..."

"Шәһри Чаллы" журналисты Зөлфия Галим җырчы белән шушы хакта сөйләшкән.


- Вафат булган елының соңгы 3 аенда гел аралашмадык, аңа кадәр айга бер-ике тапкыр озак итеп сөйләштек. Аннары элемтәләр өзелде. Тәтешледә аның хәле авыр булган инде. Шуны белгән булсам, авылга янына кайтып утырган булыр идем. Ул беркайчан да тормыштан зарланмады. Берәр нәрсә килеп чыкса: «Апаем, үзем гаепле», – дия иде. Янына бер барып кайтасым килеп йөрде, тик һаман мөмкинлек чыкмады. Шуңа үземә ачуым да килә. Саклап кала алмадык шул! Ул гел тамашачы дип яшәде, барлык авыруларын сәхнәдә онытты. Сәхнәдә чакта сүзсез, күзгә-күз карашып аралашырга өйрәнгән идек бит! Урыны җәннәттә булсын.

– Эштә төрле хәлләр була, ачуланышкан чакларыгыз булдымы?

– Булгандыр инде. Үзем дә кызу канлы бит әле. Әмма күзгә-күз карашып, кычкырышып талашкан булмады. Мин аны хатын-кыз, әни кеше, моң иясе буларак бик хөрмәт иттем. Куркып, икеләнеп тору дигән әйбер булмады. Андый хисләр сәнгатькә килешми дә. Аннары, төркемдә булган һәр вак кына деталь дә җырчының кәефендә сизелә, ул аны үзе белән сәхнәгә алып чыга. Шуңа да рәттән унышар концерт куярга чыгып китеп, талашып йөрми идек. Иң мөһиме – ул тамашачыны кулында тотты. Ут беткән очракта да залдан чыгып китүче булмады бит.

Аның белән биш ел бергә эшләдек, 2001 елда мин төркемнән киттем. Сәбәпләрен әйтмим, бу безнең арадагы сер булып калсын. Тик без начар мөнәсәбәттә аерылмадык. Күпмедер вакыттан соң яңадан кире кайтырга да тәкъдим иткән иде… Хәния апа гайбәт сөйләргә дә, тыңларга да яратмады, күп әйберне тышка чыгармый иде, барлык нәрсәне үзенең игелекле йөрәгенә җыйды. Сәхнә артында янына килеп, нәрсә булды, дип сорый идем. Ярый әле бер кеше булса да хәлне сорый, дип, кәефләре күтәрелеп китә иде.

Мин аның нәрсәне ошатмавын да, нәрсә әйтергә теләвен дә белә идем. Күзенә язып куела иде аның. Карашыннан да аңлый торган кешеләр күбрәк булса, бәлки, ул бүген исән-сау да булыр иде. Бөтен авырлыкларын да, авырткан җирләрен дә кешегә чыгармады. Сәхнәгә чыккач, бетәр әле, дия иде...

Фото: татар-тудей


Автор:Резеда Галикәева