Барлык яңалыклар

69 һөнәр иясе

Гармунда да сыздырсам, җитмешкә тутырам, ди ул.

69 һөнәр иясе
“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән халык мәкале Кырмыскалы районының Сахай авылында яшәүче Таһир Вилданов турында әйтелгән диярсең. Кулыннан килмәгән эш юк аның. Бүген авыл клубына җитәкчелек итүдән тыш, иҗат белән дә актив шөгыльләнә: хикәя-юморескалары биш китапка тупланып дөнья күрде.
Таһир Ягафәр улының хезмәт кенәгәсенә күз салсаң да исең китәрлек: кайда гына кем булып кына эшләмәгән, ә мавыгуларының исәбе-саны юк. Шулай да бер үкенече бар әле аның: “69 һөнәрем бар, ләкин гармун уйнарга өйрәнә алмадым”, — ди ул.


“Гармун уйнап дөнья көтеп булмый”

Әйткәндәй, гармунчы булу теләге бәләкәйдән көчле була аның. Ләкин ике яшендә ятим калып, карт­әти-нәнәсе тәрбиясендә үскән малайга ул вакытта бу турыда хыялланырга мөмкинлек булмый. “Авыл кешесе җиң сызганып эш­ләр­гә тиеш, гармун уйнап дөнья көтеп булмый!” — ди картәтисе. Җил-яңгыр тидерми, какмый-сукмый, үз­ләренең барлык сөюе белән уратып үстергән якын кеше­ләренең сүзенә каршы килми ул һәм бу хакта башкача сүз кузгатмый.
Урта мәктәпне тәмамлау белән урындагы “Победа” колхозында хезмәт юлын башлап җибәрә. Башта кө­түче булып эшләп йөрсә, бераздан хәрби комиссариат аны электрик белгеч­леген үзләштерү өчен укырга җибәрә. Ике айлык курсларны тәмамлап кайткач, мәктәпкә кочегар булып урнаша.
Шул чакта колхоз бригадиры тырыш егеткә тагын бер тәкъдим ясый: Карлыман сөт-консерва комбинатында сөт блогы лаборантларын әзерлиләр икән... Егет көндез укый, ә төннә­рен кочегаркада эшли. Укуын тәмамлап, ун елга якын урындагы фермада сөт блогы лаборанты булып хезмәт сала. Күрше авыллардан килгән сөтне кабул итә, анализ үткәрә һәм сөт заводына озата. Шул ук вакытта егет белем эстәвен дә дәвам итә. Читтән торып Стәрлетамак совхоз-техникумында зоотехник һөнәрен үзләштерә. Зоотехник-селекционер, парторог, ферма мөдире... Шулай итеп, туган колхозына 22 ел гомерен багышлый.
Кызганычка каршы, колхозлар тарала башлый, бу ачы җилләр “Победа”ны да урап узмый. Таһир да килә­чәге турында уйлана башлый. Шулай итеп, ул тагын бер тапкыр бәхетен сынап карарга була: 1996 елда Стәрлетамак шәһәрендәге мәдәни-мәгърифәтчелек техникумына юллана. Кызганычка каршы, укырга кереп китсә дә, ни кызганыч, режиссерлык дипломы алырга насыйп булмый, чөнки колхоз эше җибәрми. Соңыннан язмышы аны барыбер, урау юллар белән булса да, мәдәният өлкә­сенә китерә. Ләкин моңа кадәр бер ел район гәзите редакциясендә корректор, ун елга якын Карлыман ремонт-механика заводында электрчы булып эшләргә туры килә. Һәм, ниһаять, 2015 елда аны Сахай авылы мәдәният йортына эшкә чакыралар. Бераз икеләнеп торса да, балачак хыялы көчлерәк булып чыга. Менә инде алты ел ул мәдәният казанында кайный.

Очлы каләмен кулыннан төшерми

Мәдәният өлкәсендә эш күп булуга карамастан, иҗат итүен дә ташламый Таһир Вилданов. Ә каләмне ул кулына мәктәп елларында ук ала. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан авылдашы турында горурлык хисе белән язылган тәүге мәкаләсен хат белән район гәзите редакциясенә юллый. Ул басылып чыккач, егет тагын да канатланып китә. Шуның өчен 1сум 40 тиен гонорар килә. Әйткән­дәй, бу квитанция әле булса документлар арасында саклана, ди әңгәмәдәшем. Шулай тагын берничә мәка­лә­се басылып чыга.
Ә район басмасы белән ныклап хезмәттәшлек итүе фермада эшләп йөргән елларына туры килә. Шулай бервакыт алдынгы савучылар турында мәкалә язу нияте белән хуҗалыкка Әхәт Юлмөхәммәтов исемле журналист килә. Сүз артыннан сүз китә, егет тә үзенең каләм тибрәтүе турында сөйләп бирә. Шулай дигәч, Әхәт Юлмөхәм­мә­товның кызыксынуы тагын да арта төшә һәм иҗат җимешләрен күрсәтүен сорый. Өй башына мендереп куйган язмаларны, шигырь, хикәяләрне алып төшәргә туры килә. Менә шуннан бирле район басмасыннан аерылганы юк Таһир Вил­да­новның. Тора-бара республика басмалары белән дә дуслык күпере ныгый. Бүген инде хикәя-юморескалары, авыл уңганнары турындагы мәкаләләре биш китапка тупланып дөнья күрде. Әле тагын бер басма өстендә эш алып бара.
Берничә ел рәттән Кырмыскалы һәм Архангель районнары гәзитләренең “Ел лауреаты” исеменә лаек булуы да бу уңайдан актив эшчәнлек алып баруын ачык дәлилли. 1998 елда аны Русия һәм Башкортстан Журналистлар берл­еклә­ренә кабул итәләр.

Хәтта чигү дә чигә

Таһир Вилдановның кул кушырып утырганын беркайчан да күрмәссең. Хәтта эштән кайткан вакытта да ул чираттыгы хикәясенең сюжетын уйлый, ә гаиләсе йокыга талгач, аны язарга утыра.
“Шәҗәрә”, “Саумысыз, авылдашлар!”, “Чыңла, чалгы!” һәм башка бик күп бәйрәмнәр бездә бик чагу уза. Аларның һәрберсендә Таһир Вилдановны төрле образларда очратырга мөм­кин. Менә ул шифалы дару үләннәре тәкъдим итә, менә сугыштан Җиңү яулап кайтып килүче солдат, әнә чи­тән үреп утыра. Әйткән­дәй, талдан төрле әйберләр үрү белән ул малай чагыннан шөгыльләнә.
— Яз җитү белән каз оялары үрә башлыйбыз. Таллык та ындыр артында гына. Икешәр сумга сатып, малайлар белән акча эшли торган идек, — дип искә ала ул балачагын.
Заманында оста мич чыгаручы буларак та танылды ул. Аны хәтта күрше авылларга да еш чакыралар иде, байтак морҗалар аның алтын куллары ярдәмендә калкып чыкты. Монысы бе­лән аптырата алмассыз, ди­сәгез, ә менә ир-егетләрнең чигү чиккәнен күргәнегез бармы? Юктыр шул. Булса да, бик сирәк күренеш. Ә Та­һир Ягафәр улы бу кул эшен үзе белән клубка да йөртә. Буш вакыты килеп чыгу белән эшенә тотына. Матур-матур бизәкле сөлге­ләрен иң якын дусларына гына бүләк итә.

Очраклы гына танышсалар да...

Бу һәм башка мавы­гуларының тормыш көт­кәндә һәрвакыт кирәге чыга. Шуңа хатыны Лена Вәсим кызы да аны мактап туя алмый. Ә булачак ире белән алар очраклы гына таныша.
Шулай, фермада эшлә­гән чакта сөт машинасын көтеп утырганда кулы телефонга сузыла. Башына нинди саннар туры килә, шуны җыя да теге очта эндәшүләрен көтә. Район үзәк дәваханәсе бухгал­териясенә килеп эләккән икән. Телефонның теге очында ягымлы тавыш ишетермен, дип башына да китерми. Яшьләр шулай танышып китә. Бу саннар буенча шалтыратулар көненә берничә тапкыр кабатлана башлый. Тиздән кыз белән егет очраша һәм башкача аерылмыйлар да. Менә инде 40 ел тату тормыш кө­тәләр. Ике ул тәрбияләп үстерделәр, бүген оныклар шатлыгына күмелеп яши­ләр.
Таһир Вилданов, күрә­сең, балачак хыялын барыбер күңел түрендә йөртә. Кулына гармун алып утырганын еш кына күрергә туры килә. Булмас димәгез, тормыш дәвам итә, һөнәр­ләрен җитмешкә генә тутырып калмас, 77се дә, 80не дә өс­тәлер әле.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова