Барлык яңалыклар

Ирина Ганиева - җиңүче!

Уфа «Нур» татар дәүләт театры артисты Ирина Ганиева Чабаксар шәһәрендә үткән VI Төбәкара милли театрлар фестивалендә җиңү яулады.

Ирина Ганиева - җиңүче!

Хәбәр итүебезчә, 16 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр Чабаксар шәһәрендә милли театрларның «Идел әкияте» дип аталган VI Төбәкара фестивале узды. Анда яшь тамашачы, яшьләр һәм драма театрлары коллективлары катнашты. Спектакльләр офлайн һәм онлайн форматларда күрсәтелде. Тамашаларны абруйлы жюри бәяләде. Аның составына Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Динә Дәүләтшина да керде.
Уфа «Нур» татар дәүләт театры бәйгедә Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Айгөл иле» спектакле белән катнашты. Актриса Ирина Ганиева әлеге драмада баш героиняның әнисе – Зөлхәбирә роле өчен «Икенче пландагы иң яхшы роль» номинациясендә җиңүче дип танылды. Бу хакта Уфа "Нур" татар дәүләт театры хәбәр итә.
"Кызыл таң" гәзите редакциясе җиңүчене һәм “Нур” театры коллективын чын күңелдән котлый һәм яңадан-яңа җиңүләр тели.

Фото: teatrnur.ru


Автор:Зөһрә Исламова