Барлык яңалыклар

"Курай даны" кемгә тапшырылыр?

"Курай даны» милли телевизион премиясен тапшыру тантанасы булачак.

"Курай даны" кемгә тапшырылыр?

Төп геройларның исемнәре «Курай даны» милли премиясен тапшыру тантанасында 3 декабрьдә 19.00 сәгатьтә «Башкортостан» дәүләт концерт залында аталачак. Тантаналы чарадан репортаж БСТ һәм Курай-ТВ телеканалларында трансляцияләнәчәк.
2020-21 елларда телепремиягә "Курай" телеканалы тамашачылары тәкъдим иткән замандашларыбыз арасыннан 45 катнашучы номинацияләнгән иде.
Бу юлы "Курай даны" милли премиясе 9 номинациядә үтә: "Җир кешесе", "Һөнәр остасы", "Эшлекле ханым", "Кул остасы", "Иҗади гаилә", "Миһербанлы гаилә", "Спорт гаиләсе", "Ел тренеры", "Ел режиссеры".
Премиянең төп принцибы - җиңүчеләрне объектив сайлау. 2020-21 елларда БСТ һәм "Курай-ТВ" телеканаллары эфирында тамашачыларны һәр номинант белән таныштыра торган тапшырулар чыкты. «Курай даны» көмеш медале ияләрен телевизор караучылар сайлый, җиңүчеләр интернет-тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.
«Курай даны» милли телепремиясе 2018 елда «Курай-ТВ» музыкаль-күңел ачу телеканалы башлангычы белән «Башкортостан» теле-радио компаниясе тарафыннан гамәлгә куелды. Башкорт телен, үзенчәлекле һәм заманча мәдәниятне пропагандалау, саклау һәм популярлаштыру, халык традицияләрен, һөнәрчелеген һәм кәсепләрен үстерү, безнең замандашларны ачыклау һәм халыкка таныту телепремиясе киң яңгыраш тапты һәм «Курай-ТВ»ның мөһим проектларыннан берсенә әверелде.
Бүләк үз эшенең чын осталарына, һөнәрчеләргә, аграрийларга, эшкуарларга, үз тармагы үсешенә аеруча зур өлеш керткән иҗади лидерларга, һөнәри берләшмәдә зур абруй казанган һәм теге яки бу өлкәдә хезмәт куйган күпбалалы гаиләләргә тапшырыла.
 
Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова