+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
26 ноябрь 2021, 18:55

Фазлыевларны Новосибирскида да яхшы беләләр икән...

Аэропортта аларны микрофон аша кычкырып эзләп йөргәннәр.

Фазлыевларны Новосибирскида да яхшы беләләр икән...
Фазлыевларны Новосибирскида да яхшы беләләр икән...

Җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевлар Себер якларыннан эшлекле сәфәрдән кайткан вакытта самолетка чак кына соңга калмаган. Аэропорт хезмәткәрләренә микрофон аша исем-фамилияләрен игълан итәргә туры килгән.

«Вакытыннан бик күпкә алда аэропортка килдек, теркәлүне үтеп куйдык бит әле. Чәй генә эчеп алырга идек, югыйсә. Вакыт шулкадәр тиз үтеп киткән. Берзаман микрофоннан безнең исемнәрне кычкырып әйтә башладылар. Бер мәлгә эчемнән генә „Кара, безне монда да беләләр икән, дип уйлап куйдым», — дип сторис төшергән Азат.

Новосибирск шәһәренә очулары да мәзәк булган Фазлыевларның. Ул чагында очарга сәгать ярым калып барганда Алсуның югалган сумкасын кибетләр буйлап эзләп йөргәннәр. Ә сумкада — документлар, карталар һәм башка кирәк-яраклар… Бәхеткә, сумка табылган.

Фото: tatar-lnform

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: