Барлык яңалыклар

"Инде терелдем дигәндә..."

Танылган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров коронавирус йоктырган.

"Инде терелдем дигәндә..."
Инде савыктым дигәндә генә Вадим дәваханәгә эләккән.

“Бер ай урын өстендә яттым. Башта өч атна ковид белән өйдә чирләдем. Бер атнасы аеруча авыр булды, температура төшмичә азаплады. Үпкәнең 25 проценты зарарланды. Алты тапкыр тест тапшырдым, шуның алтынчысы гына тискәре булды. Коронавирус ашказаны асты бизенә бәрде. Нәтиҗәдә ике атна РКБда ятып чыгарга туры килде. 14 килога ябыктым. Әле дә хәлем юк, тәм кайтты, ә исне сизмим. Коронавирустан соң хәтер начарланды”, - дип сөйләгән Вадим Захаров. "Шәһри Казан"га.

Инде арытаба исән-сау яшәргә язсын.

Фото: matbugat.ru

 

Автор:Резеда Галикәева