+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
26 ноябрь 2021, 08:35

Скрипкачыларның III халыкара конкурсы җиңүчесе билгеле

Конкурсның финал туры кичә «Башкортостан» дәүләт концерт залы сәхнәсендә узды. Владимир Спиваков сәхнәдән музыка бәйгесендә җиңүчеләрне игълан итте.

Скрипкачыларның III халыкара конкурсы җиңүчесе билгелеСкрипкачыларның III халыкара конкурсы җиңүчесе билгеле
Скрипкачыларның III халыкара конкурсы җиңүчесе билгеле


Элиас Дэвид Монкадо (Мюнхен) беренче премия лауреаты исеменә лаек булды. Жюри икенче премияне Чиса Китагавага (Япония, Токио) бирде. Өченче премиягә Джевон Ви (Көньяк Корея, Сеул) лаек булды.

«Хисләр ташып тора, һәм мин булган хәлләргә ышана алмыйм! Минем өчен бу зур хыял иде. Кичә сайлап алу барганда Чайковскийны уйнаган чакта мин концерт атмосферасын тойдым, әйтерсең лә бу чын концерт иде, һәм бу мине илһамландырды. Әти-әниемә, хезмәттәшләремә, укытучыларга рәхмәт әйтәсем килә. Әлбәттә инде, фестивальне оештыруда катнашканнарның барысына да!", - дип, үз тәэссоратлары белән уртаклашты Элиас Дэвид Монкадо.

Юлия Смирнова белән Арсения Сибилева (икенсе дә Русия, Мәскәү) ике махсус приз һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. Мостай Кәрим исемендәге фондның "Өмет" махсус призы һәм акчалата премиясе Александр Вайссбеккерга (Русия, Казан), Мари Хеллингка (Германия, Штутгарт) бирелде. Конкурсның финалы Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестры һәм Русия дәүләт филармониясе оркестры солистлары озатуында узды. Катнашучылар П. И. Чайковскийның оркестр белән скрипка өчен концертын башкарды. Дирижер - Эстония музыканты Михаил Гертс.

Бүген Дәүләт концерт залы сәхнәсендә җиңүчеләрне бүләкләү һәм Гала-концерт булачак. Онлайн-трансляциягә конкурсның рәсми сайтында кушылырга мөмкин.

Фото: Владимир Подкользин

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас