+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
1 декабрь 2021, 12:40

“Чаткылар” сынатмады!

Кырмыскалы районында уңышлы эшләп килүче “Чаткылар” башкорт халык театры иҗаты белән күпләр яхшы таныш. Яңарак бу коллектив, “Мәдәният” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру чикләрендә оештырылган республика Балалар һәм яшьләр театрлары фестивалендә катнашып, өченче урынга лаек булды.

“Чаткылар” сынатмады!“Чаткылар” сынатмады!
“Чаткылар” сынатмады!
Агымдагы елда бу бәйгенең програмасында 9 балалар һәм 13 яшьләр театрлары катнашлыгында 22 спектакль күрсәтелгән. Кырмыскалылылар анда Әнгам Атнабаевның “Игезәкләр” комедиясен тәкъдим итте. Әлеге спектакльне куюда Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актеры, Башкортстанның атказанган артисты Илнур Локманов шөгыльләнде. Бердәм эшнең нәтиҗәсе дә бик куанычлы булды - яшьләр театрлары арасында “Чаткылар” өченче урынга лаек булды.

Бу бердәм коллективның режиссеры – Флүрә Низамова. Байтак еллар дәвамында аның җитәкчелегендә сәхнәгә, тамашчылар хөкеменә төрле жанрдагы спектакьләр чыга. Аларны халык көчле алкышлар белән кабул итә.
“Чаткылар”ны чын күңелдән котлыйбыз һәм яңадан-яңа иҗат җимешләрен көтеп калабыз.

Фото: Кырмыскалы районы Мәдәният сарае.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас