+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
2 декабрь 2021, 16:44

"Башкортстан - үз ватаным кебек"

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Мариин театрының режиссеры, Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Иркин Габитовка республиканың иң югары дәүләт бүләген - Салават Юлаев орденын тапшырды.

"Башкортстан - үз ватаным кебек""Башкортстан - үз ватаным кебек"
"Башкортстан - үз ватаным кебек"

Андрей Назаров Иркин Габитовка күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге һәм мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерде.

- Сезнең Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә тормышка ашырылган барлык проектларыгыз да зур уңышка иреште. "Каһым түрә" "Алтын битлек" фестивалендә тәкъдим ителде, ә "Салават Юлаев" операсының яңа куелышы Заһир Исмәгыйлевның 100 еллыгы уңаеннан Башкортстан халкына чын-чынлап бүләк булды. Танылган Мариин театры сәхнәсендә куелган спектакльләрдән тыш, Сез бөтен Русия буенча, шулай ук Казахстанда һәм Әрмәнстанда опера, музыкаль спектакльләр куясыз. Бу Сезнең зур универсаль талантыгыз һәм даими үсешегез турында сөйли, - диде Андрей Назаров.

Иркин Габитов ассызыклаганча, республиканың югары дәүләт бүләген – Салават Юлаев орденын алу аның өчен мөһим тормыш этабы булып тора.

- Мин Башкорт опера һәм балет театры җитәкчелегенә, республика Башлыгы Радий Хәбировка хезмәтемне югары бәяләгәннәре өчен рәхмәтлемен. Шулай ук башкорт милли классикасына нигез салучы бөек композитор Заһир Исмәгыйлевка да рәхмәтле. Миңа аның белән эшләү бик рәхәт булды. Ул эшләгән масштаблы опералар бүген дә республиканың визит карточкасы булып тора. Башкортстанга һәрвакыт бик теләп киләм һәм аны үз ватаным дип саныйм, - диде Иркин Габитов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас