+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
2 декабрь 2021, 14:46

"Уфтанма"га илһам биргән "кояш" иде...

Җыры калган, ә үзе "таҗлы зәхмәт"тән вафат булган. Ике көннән соң ире дә җир куенына кергән.

"Уфтанма"га илһам биргән "кояш" иде...
"Уфтанма"га илһам биргән "кояш" иде...

Ярмәкәй районында яшәүчеләр күптән түгел үзләренең "халык артисткасы" Шакирә Варисова белән хушлашты. Кызганычка каршы, аны да, ярты гасыр бер җан булып яшәгән хәләлен дә заман афәте алып китте.

Бөрҗән районында туып үскән искиткеч талантлы Варисә Мөхәммәтдин кызы Ярмәкәйдәге мәдәни тормышның йөрәге булып типте, кояшы булып яшәде. Аңа багышланган җырның язылу тарихын аның авторы Рәис Ханнанов болай сөйләгән иде:

– Бер кулга - диплом, икенчесенә гармун тотып, кәләшемне ияртеп, мәдәният йортына килеп керсәм, бер апа мич ягып йөри. “Иии, бигрәк вакытлы килдегез бит, туганкайлар, гармунда да уйныйсыңмы? Вәт шәп! Күптән көтә идек бит шундый белгечне”, - ди апабыз. Баксаң, ул мәдәният йорты мөдире Шакирә Варисова икән. Шуннан башланып китте безнең хезмәттәшлек юлы.

Ул елларда Ярмәкәйдә мәдәни мохит кайнап торды, үзешчән бию, вокал түгәрәкләре эшләп китте, спектакльләр куеп дан казандык, авылларда, колхоз ындыр табакларында, басуларда чыгыш ясадык. Барысын да Шакирә апа оештырды, без аңа кушылдык.

Менә бервакыт җитәкчебезнең илле яше җитте. Без аңа багышланган тамаша оештырырга булдык – җыр, бию, сктечлар бар. Иртән прогон булды, кичкә – бәйрәм тантанасы. Моңа кадәр Ярмәкәйдә бер шәхескә генә багышланган чара булганы юк иде, бик дулкынландык.

Менә барысы да төшке ашка кайтып китте. Минем күңелдә тынгылык юк, чөнки концертның финалына җыр таба алмыйм. Буш сәхнәгә баян алып чыгып утырдым да уйланам. Шакирә апага туган көнендә ни дияр идем соң? “Уфтанма...” Әһә, беренче сүзе булды! “...гомерләр яз кебек үтә, дип, чал чәчең күрсәң дә уфтанма!” Каләм алып, сүзләрен яза башладым, көй туды, иптәшләрем килгәнче җыр текстын берничә биткә күчереп яздым да таратып бирдем. Финалыбыз гаҗәеп шәп булды!"

Менә шундый кешеләрне алып китә бу зәхмәт... 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: