+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
3 декабрь 2021, 04:45

Музыка, игелек һәм тынычлык бәйрәменә әверелде!

Уфада III Халыкара скрипкачылар конкурсы һәм “Владимир Спиваков чакыра...” V Халыкара фестивале узды.

Музыка, игелек һәм тынычлык бәйрәменә әверелде!Музыка, игелек һәм тынычлык бәйрәменә әверелде!
Музыка, игелек һәм тынычлык бәйрәменә әверелде!

Бәйге җәмгыятьнең игътибарын мәдәни мирасны саклауга җәлеп итү, музыка сәнгатен үс­терү һәм пропагандалау, башкару осталыгының иң яхшы тради­цияләрен арттыру максатыннан үткәрелә. Конкурска дөньяның 12 иленнән 300дән артык гариза бирелгән иде. Халыкара жюри карары буенча конкурсның беренче турына 12 кеше узды. Русия, Япония, Бразилия, Германия, Көньяк Корея илләреннән булган конкурсантлар Италия, Франция һәм Русия осталарының иң кыйммәтле скрипкаларына ия булу хокукы өчен көрәште. Бу – Уфа конкур­сының уникаль традицияләренең берсе (гадәттә скрипкалар вакытлыча куллану өчен бирелә).

Конкурсның жюри составында Русиянең халык артисты, профессор Михаил Копельман (АКШ), Венаның Музыка һәм башкару сәнгате университеты һәм Грацадагы Музыка һәм театр университеты профессоры, Пекиндагы үзәк дәүләт консерваториясенең мактаулы профессоры Борис Кушнир (Австрия), халыкара эксперт, реставратор һәм скрипка остасы Джули Рид (АКШ), Вена камера оркестрының чакырылган дирижеры, Иегуди Менухин исемендәге Халыкара конкурс фонды президенты һәм җиңүчесе Дзедзи Хаттори (Япония) булды.
СССРның халык артисты, ЮНЕСКО дөнья артисты Владимир Спиваков Уфага килгән көнне үк журналистлар белән аралашты. Матбугат конферен-циясендә катнашучыларны экраннан узган елларда җиңүчеләр Даниэль Лозакович (2016) һәм Мария Дуэньяс (2018) сәламләделәр.
“Мине ике йолдызчыкның, Даниэль Лозакович белән Мария Дуэньясның, искиткеч скрипкачылар булып үсеп килүе бик сөендерә. Бүген алар – югары очыш кошлары. Мин алар белән тыгыз бәйләнештә торам, без еш кына бергә уйныйбыз. Даниэль Лозакович Русиянең Дәүләт филармониясе оркестры белән диск яздыру мөмкинлеге алды, ул гаять зур тираж белән таралды. Уфага килеп төшкәч тә Нью-Йоркка концертлар белән килгән Мария Дуэньястан сәламләү хаты алдым. Һәм барысы да: Башкортстан, Уфа, конкурс – йөрәкләрдә мәңгегә, – диләр. Алар безнең катлаулы заманда тынычлык илчеләре булып тора”, – диде Владимир Спиваков.
Скрипкачы Владимир Спиваков конкурсы Башкортстан Республикасы Башлыгы ярдәме белән үткәрелә, дип хәбәр итте республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова. Ул ассызыклаганча, бу музыкаль вакыйга музыкантларга һәм Башкортстанда үсеп килүче буынга зур йогынты ясый.
“Конкурслардан соң күп кенә балалар музыка мәктәпләренә юлланды. Чыннан да, гаҗәеп күтәрелеш булды – безнең музыка мәктәпләренә өстәмә рәвештә 120 процент укучы килде. Безгә бөтен дөньядан иң яхшы скрипкачылар, хөрмәтле жюри әгъзалары, осталар җыелсын өчен мондый конкурсларны үткәрергә кирәк. Безнең өчен бу – зур дәрәҗә”, – дип билгеләп үтте Әминә Шәфыйкова.
Матбугат конференциясендә скрипка остасы Джули Рид-Йебоа беренче премиягә мастер Джузеппе Педраццининың (Милан, 1918 ел), икенче һәм өченче премиягә – Николай Коссенның (Нёшато, 1860-70 еллар) һәм Игорь Улицкийның (Мәскәү, 2019 ел) скрипкалары бүләк ителәчәге турында җиткерде.
25 ноябрьдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров музыкант, СССРның халык артисты, ЮНЕСКО дөнья артисты Владимир Спиваков белән очрашты. Очрашу кысаларында алар Уфада башланып киткән III Халыкара скрипкачылар конкурсы турында фикер алышты.
Андрей Назаров билгеләп үтүенчә, Владимир Спиваков исемендәге конкурс Башкортстан башкаласында 2016 елдан бирле уздырыла һәм ул уникаль булып тора. Җиңүчеләр танылган осталарның сирәк инструментларына ия була һәм арытаба уңышлы карьера ясый.
– Безне катлаулы шартларда да чит илләрдән җитди конкурсантлар җыя алуыгыз гаҗәпләндерә. Без горурланабыз һәм Сезгә халыкара музыкаль сәхнәдә уңышлар телибез, – диде Андрей Назаров.
Владимир Спиваков ассызыклавынча, Башкортстан Хөкүмәте мәдәният үсешенә мөһим әһәмият бирә.
– Без бүген киләчәктә оркестрга ярдәм итү, музыкаль инструментлар сатып алу мөмкинлеге турында сөйләштек. Бу мәсьәләдә үзара аңлашу бар. Безнең өчен бу бик мөһим, – диде Владимир Спиваков.
Очрашу ахырында Андрей Назаров Владимир Спиваковка Уфада III Халыкара скрипкачылар конкурсын оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм Гала-концертны үткәрүдә уңышлар теләде.
Өч көн дәвамында барган бәйгегә 26 ноябрьдә йомгак ясалды һәм бүләкләү тантанасы белән Гала-концерт узды. Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Урал Килсенбаев Радий Хәбировның котлавын укыды. Владимир Спиваков барлык оештыручыларга рәхмәт белдерде, заманча технологияләр ярдәмендә өч көн дәвамында Уфада узган конкурсны онлайн-режимда миллионнан артык кеше карый һәм тыңлый алды. Конкурс кысаларында Русиянең Дәүләт филармониясе оркестры музыкантлары Уфаның яшь музыкантлары өчен осталык дәресләре дә үткәрде.
Конкурсның җиңүчесе Элиас Дэвид Монкадага мастер Джузеппе Педраццининың скрипкасы бүләк ителде. Гала-концертның икенче бүлегендә җиңүче Маэстро белән бер сәхнәдә чыгыш ясады. Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестры һәм Русиянең Дәүләт филармониясе оркестры солистлары аккомпанементы астында Элиас Дэвид Монкада Чайковский оркестры белән скрипка өчен концерт башкарды.
Икенче премия иясе Чиса Китагавага (Япония, Токио) Николай Коссенның уен коралы, өченче премия иясе Джевон Вига (Көньяк Корея, Сеул) Игорь Улицкийның скрипкасы тапшырылды. Бу кичне алар да, шулай ук, чыгыш ясады.
Мостай Кәрим исемендәге фондның “Өмет” премиясен Александра Вайссбеккер (Русия, Казан), Мари Хеллинг (Германия, Штутгарт), Гвидо Сант’Анна (Бразилия, Сан-Паулу) алдылар. Ул сайлап алу турын бик шәп узган, тик, кызганычка каршы, коронавирус инфекциясе аркасында чикләр ябылу сәбәпле, Уфага килеп җитә алмады.
Владимир Спиваковның III Халыкара скрипкачылар конкурсы музыка сәнгатен яратучылар арасында киң яңгыраш алып, барлык катнашучыларга һәм тамашачыларга чын музыка, игелек һәм тынычлык бәйрәме бүләк итте.
Конкурс тәмамлануга Уфада “Владимир Спиваков чакыра...” V Халыкара фестивале старт алды. Фестиваль кичәләре классик музыка шедеврлары — Бетховен, Григ, Брамс әсәрләре, танылган пианистлар Андрей Гугнин, Тимофей Владимиров һәм СССРның халык артисты, ЮНЕСКО дөнья артисты Владимир Спиваков җитәкчелегендәге Русиянең Дәүләт филармониясе оркестры чыгышлары белән балкыды.
Фестивальнең соңгы кичәсендәге бай программа мәңгелек турында уйланырга мәҗбүр итте. Беренче бүлек Александр Лядовның “Апокалипсистан” симфоник картинасыннан башланды. Программаны уфалыларга инде таныш булган баритон, Мәскәүнең “Новая Опера” театрының әйдәүче солисты Василий Ладюк башкаруында Модест Мусоргскийның “Үлем җырлары һәм биюләре” вокаль циклы дәвам итте.
Икенче бүлектә Дмитрий Шостаковичның тугызынчы симфониясе яңгырады. 1945 елда язылган симфония катлаулы башкару язмышына ия, аны җиде ел дәвамында башкару тыелган булган.
Башкортстанның халык артисты Роберт Юлдашевның төп программадан соң сәхнәгә чыгуы тамашачылар өчен сюрприз булды. Танылган курайчы сәхнәгә милли киемдә курай белән чыкты. Оркестр белән бергә ул башкорт халык җыры “Сыңрау торна” дигән темага композиция башкарды. Бу әсәр дә концертның гомум концепциясенә органик рәвештә туры килде.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров маэстрога Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Хөкүмәт һәм республиканың барлык халкы исеменнән рәхмәт белдерде.

Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас