+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 декабрь 2021, 09:00

Фирзәт Габидуллин: "Киләчәктә дә бергә булып, бер юлдан атлыйк!"

Быел “Нур” театры үзенең утызынчы мизгеленә аяк басты.

Фирзәт Габидуллин: "Киләчәктә дә бергә булып, бер юлдан атлыйк!"Фирзәт Габидуллин: "Киләчәктә дә бергә булып, бер юлдан атлыйк!"
Фирзәт Габидуллин: "Киләчәктә дә бергә булып, бер юлдан атлыйк!"

Фирзәт Габидуллин, театрның директоры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:
– Быел “Нур” театры үзенең утызынчы мизгеленә аяк басты. Театр тарихы һәр аерым актерның, режиссерның, драматургның, җитәкченең генә түгел, аның үсешенә азмы-күпме өлеш керткән һәр хезмәткәрнең, хәтта тамашачының да язмышларыннан үрелә. Шуңа да, төп байлыгыбыз – йөрәкләрен “Нур”га бәйләгән, театрыбызны яраткан, аның якты киләчәге өчен көчен, вакытын, күңел байлыгын кызганмаган кешеләр, дисәк, ялгышмабыз. Матурлык тудырыр, аны тамашачыга өләшер өчен, ул синең үзеңдә булырга тиеш. Шул мохиттә яшәү, сулыш алу мөһим. Шуңа күрә мин бар көчемне шул шартларны, мохитне тудыруга юнәлтәм. Артистлар өчен, театр кешеләре өчен, тамашачылар өчен. Театр күңел ачу, вакыт уздыру урыны гына түгел, Вакыйга урынына әверелсен иде. Халык өчен һәм һәр аерым кеше өчен дә. Күңелләрдә эз калдырырлык, рухларны үстерерлек, тормышны яхшы якка үзгәртерлек. Без моңа омтылабыз.
Коллективны һәм тамашачыларны шушы күркәм дата белән чын күңелдән тәбрик итәм. Киләчәктә дә бергә булып, бер юлдан атлыйк!

Автор: Айгөл Юлъякшина.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас