+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
6 декабрь 2021, 15:18

Җырчы буласы яшьтән билгеле булган

Фирдүс Тямаев 8-10 яшьлек чагында җырлаган видеосын концертта тамашачыларга күрсәтеп, үзе дә кушылып җырлаган.

Җырчы буласы яшьтән билгеле булган
Җырчы буласы яшьтән билгеле булган

“Ничек???? Бәләкәй Фирдүс - 8-10 яшьлек чакта, 38 яшьлек - хәзерге Фирдүс”, дип язган ул Инстаграм сәхифәсендә дә.

Инстадуслары бик яраткан әлеге видеоны: “Әйе, бу бит - эксклюзив. Алтыдагы алтмышта дигән, бу 8дәге 38дә булган...”, “Бер граммга да үзгәрмәгәнсең”, “Җырчы буласы яшьтән билгеле булган инде”, “Атас”, дип язганнар.

Элегрәк, әлеге видеоны Инстаграмга куеп:
“26 ел элек җырлап йөри идем. Кияргә күлмәгем дә, чалбарым да юк иде, минем буй бәләкәй булгач, кием таба алмый идек. Базарга барып, миңа 2-4 размерга зур күлмәк белән чалбар алдык, шатлыгымнан елый-елый шул киемнәрдә әллә кем булып сәхнәгә җырларга чыктым. Ул вакытта ук мин Нурлатта звезда идем", - дип язган иде.

Җырчының әлеге “модный” күлмәген дә бик мактаганнар: “Күлмәк - огонь”, “Минеке дә бар иде андый күлмәк”, “Минем ирнең дә точно шундый рубашка иде”, дип, бик күп комментарийлар язганнар.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: