+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Мәдәният һәм сәнгать
7 декабрь 2021, 07:55
"Ак тирмә" Беренче каналда чыгыш ясады
Беренче каналның "Хәерле иртә" программасында тамашачыларны Мәскәүнең "Ак тирмә" фольклор ансамбле сәламләде.
"Ак тирмә" Беренче каналда чыгыш ясады
Артистлар думбыра, курай һәм кубызда уйнап, башкорт телендә берничә җыр башкарды. 4 декабрьдәге эфирны сылтама буенча карарга була:
https://www.1tv.ru/shows/dobroe-utro/nashi-gosti/folklornyy-ansambl-ak-tirme-dobroe-utro-subbota-fragment-vypuska-ot-04-12-2021
Ансамбль сигез елга якын эшли. Коллективка нигез салучы һәм җитәкчесе Гөлсинә Батыршина сүзләренә караганда, Русия башкаласында коллектив зур популярлык казана.
"Безне күп кенә проектларга һәм фестивальләргә чакыралар. Кызганычка каршы, кайвакыт катнашудан баш тартырга туры килә, чөнки безнең артистлар төрле өлкәләрдә эшли, ә иҗат белән бары тик ял көннәрендә генә шөгыльләнәләр», - дип сөйләде Гөлсинә Алтынтимер кызы «Башкортстанның мәдәни дөньясы» журналистына.
«Хәерле иртә» программасын алып баручы Ирина Муромцева коллективта катнашучыларның костюмнарының матурлыгын билгеләп үтте.
«Миңа калса, нәкъ менә шундый чагу костюмнарда һәм шундый көчле тавышлар белән һәр иртәне каршы алырга кирәк", - дип шәрехләде алып баручы эфир вакытында.
«Мәскәүдә безне яраталар, «безнең башкортлар» дип йөртәләр. Шундый яхшы мөнәсәбәт безгә үзебезнең мәдәниятебезне күрсәтергә көч-дәрт бирә», - диде «Ак тирмә» җитәкчесе.
"Ак тирмә" "Елки-8" комедиясендә дә төшкән. Аларны Филипп Киркоров катнашлыгындагы эпизодта күрергә мөмкин.
Фото: bashinform.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"