+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
7 декабрь 2021, 09:10

Идрис Газиев оста кулинар да икән!

Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы профессоры, Русиянең атказанган артисты Идрис Газиев кабак бәлеше ярата.

Идрис Газиев оста кулинар да икән!Идрис Газиев оста кулинар да икән!
Идрис Газиев оста кулинар да икән!

Бу хакта ул Инстаграм сәхифәсендә яза. "Кичә Уфа "Нур" татар дәүләт театры юбилеенда булдым, иртәгә иртән - сәнгать институтына студентларым янына, бүген - дөге ярмасы белән кабак бәлеше. Минем иң яраткан ризыгым! Әгәр дә сезгә бу кызыклы тоелса, минем кулинар иҗатымны карый аласыз", - дип язган һәм фото белән видеолар урнаштырган.
"Ир кешегә 70 төрле һөнәр дә аз" һәм "Сәләтле кеше бар яклап та сәләтле" дип әйтми ничек түзәсең инде? Афәрин, яраткан җырчыбызга!

Фото: elot.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас