+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 декабрь 2021, 14:25

Ике китапханә арасында килешү төзелде

Башкортстан Республикасының Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсе һәм Беларусь Милли китапханәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Ике китапханә арасында килешү төзелде
Ике китапханә арасында килешү төзелде


7 декабрьдә Минскида Башкортстан рәсми делегациясенең Беларусь Республикасына визиты кысаларында Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Башкортстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Беларусь Республикасы Милли китапханәсе ​арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Яклар уртак чаралар оештыру һәм уздыру, китапханә эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, китапханәләр арасында китаплар һәм туган якны өйрәнү буенча санлы материаллар белән үзара алмашу өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында килеште.

- Әлеге килешүне имзалау мәдәни потенциалны һәм мәдәни мирасны саклап калу һәм, дәүләтара хезмәттәшлек субъектлары буларак, Башкортстан һәм Беларусь китапханәләренең ролен арттыру буенча тагын бер мөһим адым булды, - диде Беларусь Милли китапханәсе директоры Оксана Книжникова.

- Китапханәләр кешеләрне берләштерә, чөнки китаплар яңа кызыклы мәгълүмат ачарга һәм белергә мөмкинлек бирә һәм халыклар арасында мәдәни багланышлар булдыра. Безнең китапханәләр арасындагы килешү безгә мәдәни-мәгърифәт эшчәнлеге кысаларында китаплар һәм укуларны алга этәрү эшен оештырырга, китапханәләребезгә китапханә хезмәте күрсәтүне оештыру тәҗрибәсе белән алмашырга, китапханә эше өлкәсендә элемтәләрне киңәйтергә, электрон ресурслардан файдалану мөмкинлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, - дип билгеләде Башкортстанның Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге китапханәнең җитәкчесе Марат Зөлкарнәев.

- Беларусь Милли китапханәсе белән танышу безнең өчен мөһим. Безгә фондны фәнни нигезләнгән оештыру һәм аның сакланышын тәэмин итү, китап саклау һәм китап бирү тәҗрибәсе кызыклы. Мондый тәҗрибә зур вакыйга алдыннан аеруча актуаль - Уфада Зур Евразия китапханәсен төзү планлаштырыла, анда югары технологияләр, ультрашәмәхә дизайн һәм гадәти булмаган архитектура берләштереләчәк. Евразия китапханәсенең яңа бинасын 2024 елда, Уфа шәһәренең 450 еллыгына төзергә планлаштырыла, - диде Башкортстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина.

Башкорт делегациясе өчен Белоруссиянең Милли китапханәсе буйлап экскурсия үткәрелде. Кунаклар китапханәнең социо-мәдәни эшчәнлеге: чаралар, презентацияләр, экскурсияләр, күргәзмә проектларын оештыру һәм үткәрү белән танышты, Президент үзәгенең түгәрәк залында, Китап музеенда һәм күзәтү мәйданчыгында булды.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе рәсми визит белән Беларусь Республикасында. Визитның максаты - Башкортстан һәм Белоруссия хакимияте органнары һәм бизнесы арасында төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү.

фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: