+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 декабрь 2021, 18:59

"Миләшләрем" тудырган җәнҗал дәвам итә

Ә аның авторы бу хакта белми дә калган...

"Миләшләрем" тудырган җәнҗал дәвам итә
"Миләшләрем" тудырган җәнҗал дәвам итә

«Миләшләрем» җыры өчен ике җырчы — Дилә Нигъмәтуллина һәм Лэйна арасында ызгыш бара.Имеш, берсе сатып алган җырны, икенчесе җырларга хаклы түгел. Бу хакта җырның авторы Мөдәррис Шакировка да хәбәр килгән. «Татарча клиплар» төркемендә кызы Алсу аша ул үзенең фикерен җиткергән.

«Мин - „Миләшләрем“ җырының сүзләре авторы Мөдәррис Шакиров, җырны судлашып бүлә башлаганга шаккаттым. Дистә еллар җырланган җыр аркасында дәгъвалар башланды. Зөфәр, миннән сорамыйча, җырга хокукларны саткан. Ул җырдан мин акча алмадым, җырланганга шатлана гына идем. Болайга китсә, мин дә судка бирә алам. Иң башта Зөфәрдән башлый алам. Акылыгызга килегез, җырчылар! Кем тели, шул җырласын, халыкка гына ошасын. Ихтирам белән барыгызга да», — дигән Мөдәррис Шакиров.

Җырчының кызы Алсу Шакирова да, әлеге җырчылар «Миләшләрем» җыры белән хайп ясарга һәм акча эшләргә ниятләгән, дигән фикердә. «Кешеләр кирәкмәгән эшләр белән шөгыльләнеп, бер-берсендә акча эшләп ятмасыннар иде. Минем әтием бу җыр өчен бер тиен дә акча алмаган, ә монда җырга бернинди катышы булмаган кешеләр аның белән хайп ясарга һәм баерга уйлаган», — дигән ул.

Ә халык, әлеге җәнҗалның башы җырны Лэйнага сатып җибәргән Зөфәр Хәйретдиновка барып тоташа, дип уйлый.

«Дөрес әйтәсез, Мөдәррис, судка бирергә кирәк Зөфәрне»;

«Ул акчаларның игелеген күрергә кирәк. Судлашып алган акчаның кадере булмый аның. Зөфәр Хәйретдиновны бик хөрмәт итә идем, хәзер җырлавын да яратмыйм»;

«Менә халык өчен хезмәт итүче, халык өчен язучы шундый була ул. Җыр сатып, ызгыш чыгарып мәш киләләр. Ә авторы читтә торган тыныч кына. Бу автор җырны чын күңелдән, кемгә ошый, шул җырласын, дип язган. Ә болар талашып, тавыш чыгарып, җыр бүлешәләр. Җыр ирекле булганда гына еш җырлана», — дигән фикерләр белән килешәсезме, дуслар?

Фото: instagram.com/tatarclips/

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: