"Башкортстан шәһәрләре буенча зур булмаган турыбыз тәмамланды, - дип яза якташыбыз, Ярмәкәй кызы Эльмира. - Бу шәп булды дип әйтү бернәрсә дә әйтмәү белән бер булыр иде.
Гастрольләр һәм концертларны аерым күңел халәте бүләк итүләре өчен яратам. Сезон дәвамында бер үк программаны берничә тапкыр, әмма беренче карагандагы кебек карыйм.
Һәр шәһәр, һәр тамашачы үзенчәлекле. Шуңа күрә: «Концертларыгыз иртәгә һәм берсекөнгә булса, тагын килер идек», — дигән тамашачыны бик яхшы аңлыйм.
Безнең уңышыбызның сере - үзебезне тулысынча тамашачыга багышлауда.
Мин - үзебезнең төркемнең төп фанаты. Филүс һәм музыкантларның сәхнәдә эшләүләре тылсымлы, оста, тере һәм сыйфатлы. Безнең һәр чыгышыбыз халыкка аерым бер ярату белән уйланылган, шуңа күрә җылы кабул ителмәгән бер генә номер да булганы юк.
Бездә эчпошыргыч, күңелсез, мәгънәсез, сыйфатсыз, ясалма, ямьсез, күңелгә ятышсыз номер булырга тиеш түгел.
Гомумән, төркемебез бик шәп. Алар белән һәрвакыт бик күңелле. Һәрберсенә рәхмәтем һәм хөрмәтем чиксез.
Әмма... Кайбер артистларның җәнҗаллар, аерылышулар, судлар хисабына пиар ясаулары, бертуктамый нәрсәдер бүлешүләре, күңелсез темаларны атналар буе куертуларына игътибар итәм. Чын мәгънәсендә сыйфатлы иҗаты, гадел булуы һәм таланты белән танылучылары гына аз. Пиар сүзенең төп асылы, кызганыч, күптән бозылган", — дип яза Эльмира Каһирова.
Килешәсезме, дуслар? Сез бу хакта нинди фикердә?
Фото: "ВКонтакте"