+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 декабрь 2021, 19:05

Радий Хәбиров Беларусь Милли китапханәсендә булды

Бүген Минскида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Белоруссиянең Милли китапханәсендә булды.

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Бу - иң зур социо-мәдәни үзәкләрнең берсе һәм илнең төп китап саклау урыны, анда фондның 20 проценты – 10 миллион данәдән артык китап тупланган.

Визит барышында Радий Хәбиров мәгълүмат ресурслары белән танышты, ноталар һәм аудиовизуаль документлар залында, кулъязмалар, сирәк һәм иске басма китаплар саклагычында, шулай ук конференц-залд һәм 23нче катта урнашкан күзәтү мәйданчыгында булды.

Учреждениенең генеральный директоры Оксана Книжникова китапханәнең эш юнәлешләре турында сөйләде һәм мәгълүмати технологияләр кулланып төзелгән китап бирү системасын күрсәтте. Укучылар өчен шулай ук интернет-үзәк һәм документларны электрон форматка күчерү дә эшли.

Аннары Башкортстан Башлыгы китап музеенда булды. Тематик экспозициядә кулъязмалар, иске басма һәм сирәк басмалар тәкъдим ителгән. Алар барысы да уникаль һәм бик сирәк кенә күрсәтелә.

Радий Хәбиров китапханә эшенең заманча форматын билгеләп үтте. Ул төрле яшьтәге кешеләргә юнәлтелгән мәгърифәт һәм ял итү эшчәнлегенең төрле юнәлешләрен үз эченә ала.

- Мондый концепция ярдәмендә Беларусь Милли китапханәсе мөһим социаль-мәдәни үзәккә әверелгән. Бу - эшне оештыруга дөрес якын килү нәтиҗәсе, - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы. - Уфада Евразия китапханәсен проектлаганда без шундый ук бурычлар куябыз. Шәһәрнең 450 еллыгына яшьләр һәм өлкән буын кешеләре, төрле өлкәләрдәге галимнәр һәм экспертлар, шулай ук балалы гаиләләр өчен күпфункцияле үзәк булдырырга планлаштырабыз. Моның өчен республикабыз вәкилләре Русия һәм чит илләрнең иң яхшы китапханәләренең эш тәҗрибәсен өйрәнә.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: