+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 декабрь 2021, 06:20

Халыктан чыккан халык шагыйре

Бүген шагыйрь, прозаик һәм драматург, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Әхсән Баянның туган көне.

Халыктан чыккан халык шагыйреХалыктан чыккан халык шагыйре
Халыктан чыккан халык шагыйре

Әхсән Фәтхелбаян улы Баянов 1927 елның 8 декабрендә Илеш районы Әшмән авылында туган.
Билгеле булганча, аның бабалары дин әһелләре һәм шактый тәэмин ителгән кешеләр булган. 1943 елда күрше Ишкар авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул берничә ел туган авылы колхозында эшли. 1947-50 елларда Югары Яркәй район үзәгендә сәнгать җитәкчесе булып эшли. Урта мәктәпне дә нәкъ менә шунда тәмамлый. Ел дәвамында ул авыл мәктәбендә укытучы булып эшли, ә аннары 1951 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.
Университетны тәмамлаганнан соң, Әхсән Баянов озак вакытлар журналистика өлкәсендә эшли: 1956-62 елларда «Социалистик Татарстан» гәзитендә корреспондент, аннан соң әдәби-сәнгать бүлеге җитәкчесе, 1962-66 елларда «Казан утлары» журналында җаваплы секретарь булып эшли, 1977-81 елларда шул ук журналда баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын башкара.
Әхсән Баян әдәби иҗат эшен җәмәгать эшләре белән тыгыз бәйләп бара. Ул Татарстанның Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, озак еллар «Казан утлары» журналы һәм «Идел» альманахы редколлегияләренең әгъзасы булып тора.
Әхсән Баян 2013 елның 8 маенда Татарстанның Кама Тамагы районында Җәмәки авылында тормыш иптәше янына җирләнгән.


Фото: http://libmap.bashnl.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас