+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 декабрь 2021, 06:10

Җәвиткә әллә күз тигән, әллә сихерме, тәүбә... (видео)

Танылган җырчы һәм сүз остасы, якташыбыз Җәвит Шакиров үзе катнашкан һәр концертта - "күз өстендә каш". Популярлыгы сәламәтлеге какшауга да китергәнме әллә?

Җәвиткә әллә күз тигән, әллә сихерме, тәүбә... (видео)Җәвиткә әллә күз тигән, әллә сихерме, тәүбә... (видео)
Җәвиткә әллә күз тигән, әллә сихерме, тәүбә... (видео)

Инде шактый өлгергәнлек чорына кергән ир-егет булса да, ул күз тиюләр, башка шундый ырымнарга ышана икән ул. Ышанмаслыкмени?

" 2017 елда концертта кипкән чәчәкләр һәм бер пакет бүләк иттеләр, - дигән ул "Ирек мәйданы" гәзите хәбәрчесенә. - Ачып карамадым. Иртән кеше түгел идем: хәл юк, йөзем үзгәргән. Өшкерүчегә бардык. Көнчелек, хөсетлек аркасында кайберәүләр шундый начар гамәлләргә дә әзер икән, Аллаһ сакласын. Хәзер үзебезне догалар укып өшкерергә өйрәндек. Машинага утыргач, сөйләшмибез, биш минутлык юл булса да, барып җиткәнче Зөлфия дога укый. Күз тимәсен дип, костюмнарыма булавка беркеттем, ләкин кешене Аллаһ, дога саклый".

Сәламәтлекне ныгытуга аның үз карашы бар:

"Яфрак яра башлауга, карлыган, чия, җиләк яфраклары, бөтнек, мелисса белән чәй эчәбез. Кышка да киптерәбез. Зөлфиянең тозлаган кәбестәсе һәрчак әзер. Организмга ул бик кирәк. Туңдыргыч тулы катырылган җиләк-җимеш. Өстәлдә һәрвакыт табигый ризык", - ди ул.

"Таҗзәхмәт"е генә җитми иде менә, махсус зәхмәт таратып йөрүчеләр дә булса, харап эш. Дуслар, ә сез мондый хорафатларга ышанасызмы?

Фото: tuylar.ru

 

 

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас