+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 Декабря 2021, 08:05

Моргенштернны күпме кеше тыңлый?

Быел русиялеләр барысыннан да күбрәк Моргенштерн, Скриптонит, kizaruны тыңлаган. Бу хакта Spotify аудиостриминг сервисы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Моргенштернны күпме кеше тыңлый?Моргенштернны күпме кеше тыңлый?
Моргенштернны күпме кеше тыңлый?


"Быел Русия территориясендә иң күп тыңланган 5 башкаручыны рэперлар алып тора. Русия тыңлаучылары арасында тагын бер Spotify тренд - нәкъ менә урыс телле башкаручыларның популярлыгы", - дип билгеләп үтә Spotify.

Беренче урында - Моргенштерн, ул ел буе клиплар һәм башка башкаручылар белән коллаборацияләр ярдәмендә үз музыкасына карата кызыксыну уяткан. Аның артыннан Скриптонит килә, өченче урында - kizaru. Алардан соң рейтингта Miyagi & Andy Panda һәм Big Baby Tape дуэты урнашкан.


Фото: starhit.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас