

"Яңавыл районының Прогресс авылында мәдәният йорты начар хәлдә булган. Клубның һәм мәктәпнең начар торышы турында биредә яшәүчеләр 2020 елның гыйнварында социаль челтәрләрдә язган. "Мондый шартларда туучылар санын ничек күтәрергә?" - дип сорау бирә авыл халкы.
Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәге, әлеге мөрәҗәгатьне теркәп, Яңавыл районы хакимиятенә юллаган. Муниципалитет фасадны, тамаша залында стеналарны капиталь төзекләндерүгә һәм мәдәният йортының тәрәзә блокларын алыштырырга булган. Эшләр үткән елның соңгы кварталында район бюджетыннан финанслангач башланырга тиеш булган.
Әмма эшләрне пандемия туктата. Мөһим эш өчен күп кенә проектларны туктатырга туры килгән. Прогресс авылында шулай да авыл мәдәният йортын ремонтлаганнар. Ягулык сезоны башланганчы 2021-22 җылылык системасын яңартканнар, тәрәзә блокларын һәм ишекләрне алыштырганнар. Урта мәктәптә идәннәрне, санузелларны да алыштырганнар.
"Бу җитешсезлекне тиз генә хәл итеп булмады, аңа ике ел кирәк булды диярлек. Һәм бу - нормаль хәл, без бит реаль дөньяда яшибез. Иң мөһиме - профильле хезмәтләр, муниципалитет, урыннардагы кешеләр ярдәмендә без моны эшләдек. Яңа ел бәйрәме яңартылган мәдәният учагында узачак", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә Республика белән идарә итү үзәге.