+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 декабрь 2021, 05:55

“Пушкин картасы” Муса Гәрәев янына алып барды

– Бу сәфәрнең максаты – мәктәп укучыларын күрше Илеш районы белән таныштыру һәм Башкортстанда бердәнбер ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның туган ягын күреп, музейлар эшчәнлеге белән танышу. Муса Гәрәев музее тәкъдим иткән экскурсия комплекслы булуы белән дә кызыксындырды.

“Пушкин картасы” Муса Гәрәев янына алып барды“Пушкин картасы” Муса Гәрәев янына алып барды
“Пушкин картасы” Муса Гәрәев янына алып барды


Тәүдә Югары Яркәйдәге Муса Гәрәев музеенда тукталдык. Аның директоры Фәридә Нуриәхмәтова безгә эчтәлекле һәм кызыклы экскурсия үткәрде. Монда һәрнәрсә бик тә кызыклы булды. Муса Гәрәевның батырлыгы, Бөек Ватан сугышындагы каһарманлыгы, сугыштан соңгы тормышы һәм эшчәнлеге , гаиләсе хакында тулы эчтәлекле мәгълүмат алдык. Малай һәм кызлар музей территориясендәге самолетның штурвалы артына утырып карадылар, фотога төштеләр.

Музейдан чыккач, Муса Гәрәев исемендәге кинотеатрда “Летчик” кинофильмын карау бәхетенә дә ирештек. Фильм Бөек Ватан сугышы вакытындагы очучыларга багышланган. Бу киноны карау музейда алган тәэсирләрне бермә-бер арттырды, балаларга ул бик тә ошады.

Аннан соң юлыбызны Ташчишмә авылына дәвам иттек. Монда ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның йорт-музее эшли. Музей хезмәткәре Гөлнара Мазаева безгә кызыклы экскурсия оештырды, – диде Иске Калмаш мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Земфира Хәсәнова.

Укучылар да бу экскурсия белән канәгать булуларын белдерде.
– Муса Гәрәев турында ишетеп белсәк тә, музеенда булган юк иде. Бер көнне ике музейда булу, Геройның туган ягы белән танышу, өстәвенә, кинотеатрда кино карау бик тә кызыклы һәм фәһемле булды. Экскурсияләрне оештыручыларга зур рәхмәт җиткерәбез, – диде мәктәп укучысы Денис Гайсин.

Әңгәмә азагында: “Мин дә очучы булачакмын”, – диде бер малай. Әйе, киләчәк буында ватанпәрвәрлекне тәрбияләү нәкъ шушындый чаралар вакытында алып барыла да инде.

Фото: Фәридә Нуриәхмәтова.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас