+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
13 декабрь 2021, 12:02

Бабек түзмәгән, елап җибәргән

Элвин Грей концертларында үзенә генә хас шәрык моңы белән җырлучы бу егетне күпләр югалтты. Баксаң...

Бабек түзмәгән, елап җибәргән
Бабек түзмәгән, елап җибәргән

Еш кына "Аллаһ" исемен дә кушып, Радик Юлъякшин белән бергә дә җырлады Бабек Мамедрзаев. Ләкин көннәрдән бер көнне ике арада низаг чыккан. Әлеге дә баягы, соңгы чорда акча бүлешү кәсебенә әверелгән авторлык хокуклары аркасында.

Бабек, Элвин Грей лейблыннан китеп, аерым иҗат итәргә теләк белдергәннән соң, лейбл җитәкчелеге аңа каршы чыккан. Нәтиҗәдә, бер як икенче якны судка биргән. Суд утырышлары озакка сузылган.Ниһаять, 8 декабрь көнне 4 сәгать дәвам иткән суд Бабек Мамедрзаевны яклап чыккан.

Бу хәбәрне Бабек инстаграмда күз яшьләре аша җиткерә. Шулай итеп, хәзер ул яңадан иҗат белән шөгыльләнә алачак.

"Ул кешеләр миңа да, минем белән килеп туган хәлгә дә төкереп карый. Алар өчен беренче урында акча! Ә мин бит аларны туганнарымдай күрә идем... Аларны чын йөрәктән яраттым. Теге дөньяга нәрсә алып китәселәрен уйласыннар иде", - дип язган Бабек.

Фото: img.youtube.com

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: