+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
13 декабрь 2021, 08:10

Нинди матур малай бу?!

Малай түгел, танылган җырчы Рәнис Габбазов булыр бу! Ничек болай ябыккан икән?

Нинди матур малай бу?!Нинди матур малай бу?!
Нинди матур малай бу?!

Уфага Зифа Нагаева юбилее уңаеннан оештырылган концертта түгәрәк кенә күренә иде. Ә хәзер...

"27 көн эчендә 8 килограмм авырлыктан котылдым. Кичке сәгать алтыдан соң ашамадым. Баллы ризыклардан баш тарттым. Атнага өч көн булса да, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Әйтик, мин көненә 10 меңләп адым ясыйм", - дип сөйләгән Рәнис Габбазов "Шәһри Казан" журналистына. - Дөресен генә әйткәндә, күптәннән ябыгасы килә иде. Ә беркөнне төшемдә үземне ябык итеп күрдем. Бу ябыгырга ныклы сәбәп булды да инде".

Алтыдан соң ашамасаң, иртәнге аш сәгать унберләрдә булса... Соңгы арада бик популяр булып киткән "16га 8" диетеасыдыр бу. 10 мең адым да ясап булса... Әйдәгез, без дә иярик Рәнискә, дуслар!

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас