Республика Премьер-министры Андрей Назаров Башкортстан Башлыгы грантларының театр коллективларына тугызынчы ел рәттән бирелүен искәртте.
- Башкортстанда мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларга ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. Хәзерге вакытта грантлар креатив проектларны гамәлгә ашыру өчен финанслау алуның нәтиҗәле ысулы булып тора. Бу вакыт эчендә 12 төрле иҗат проекты хупланды, алар республиканың мәдәни тормышында зур вакыйга булды. Алар арасында яңа спектакльләр кую, фестивальләр, семинарлар, заманча драматургия һәм режиссура лабораторияләре һәм башкалар бар, - диде Андрей Назаров.
Иҗади проектка ярдәм итү өчен республиканың иң яхшы театр коллективына Башкортстан Республикасы Башлыгы грантын бирү конкурс нигезендә гамәлгә ашырыла.
- Ел саен республика территориясендә эшчәнлек алып баручы иҗат коллективлары Башкортстанда театр сәнгате өлкәсендә иҗади проектны гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнарны финанс ягыннан тәэмин итүгә грант ала, - дип хәбәр итте мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.