"Акмулла" операсы 1986 елда композитор Заһир Исмәгыйлев тарафыннан Ишмулла Дилмөхәммәтов либреттосына язылган.
Опера язу нияте композиторга 1981 елда Акмулланың тууына 150 ел тулуны бәйрәм итү елында килә. Аның премьерасы 1996 елның 5 октябрендә Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә уза. Төп партияләрдә Җ. Әбделманов (Акмулла), А. Хәмбиева (Акчәчкә), С. Сөләйманов (Камалетдин), Ф. Салихов (Хәзрәт), С. Әскәров (Бурангул), Х. А. Ижболдин (Батуч) була.
Бу фото нәкъ премьера көнендә төшерелгән. Акмулла ролендә - Җәмил Әбделманов. Аңа шушы рольне беренчеләрдән булып югары дәрәҗәдә башкарганы өчен Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия дә тапшырыла.
- Республикада Акмулланың 190 еллыгын уздырган көннәрдә мин дә читтә калмаска тырыштым. Кичә шагыйрь-мәгърифәтченең туган яклары Миякәдә Халыкара Акмулла көннәре кысаларында үткәрелгән Мифтахетдин Акмулла исемендәге премияне тапшыру тантанасында катнаштым. Бүген архивымда сакланган "Акмулла" операсының премьерасы көнендә төшерелгән фото белән "Кызыл таң"чылар белән дә уртаклашам, - диде Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Җәмил Әбделманов.
Фото: Гаилә архивыннан.