+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 декабрь 2021, 05:36

“Иң яхшы авыл клубы” иң күркәм дә булыр әле!

Динестә яшәүчеләр республика программасы кысаларында мәдәният йортын капиталь төзекләндерү тәкъдиме белән чыкты.

“Иң яхшы авыл клубы” иң күркәм дә булыр әле!“Иң яхшы авыл клубы” иң күркәм дә булыр әле!
“Иң яхшы авыл клубы” иң күркәм дә булыр әле!
Соңгы елларда Федоровка районында мәдәният учреждениеләрен төзекләндерү, аларның матди-техник базасын яхшырту, заманча корылмалар белән җиһазландыру буенча күләмле эш башкарылды. Атап әйткәндә, соңгы берничә елда гына Батыр, Бала Чытырман, Коры-Иҗәк авыллары мәдәният йортлары республикада гамәлгә ашырылучы төрле дәүләт программалары кысаларында капиталь төзеклән­дерелеп, заманча төс алды. Бүген исә Федоровка районы мәдәният сараен капиталь төзекләндерү буенча колачлы эш җәелдерелде.

Төзекләндерелгән, уңайлы күркәм, заманча мәдәният учаклары сафын тиздән Динес авылы мәдәният йорты да тулыландырыр дияргә кирәк. Һәрхәлдә, 3 декабрьдә үткән Динес авылы халкы җыенында биредә яшәү­челәр 2022 елга “Урындагы башлангычларга ярдәм” республика программасына бертавыштан мәдәният йорты бинасын төзекләндерү проектын кертү һәм аны яклау башлангычы белән чыкты. Дөрес, коронавирус пан­демиясенә бәйле санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып, әлеге мәсьәлә буенча җыенда 30 кеше генә катнашты. Төп карар кабул ителәчәк 22 декабрьдә үтәчәк соңгы җыенга кадәр 30 кешедән артмаган мондый очрашулар авылда тагын берничә тапкыр оештырылачак. Динес авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсим Гафаров белдерүенчә, әлеге башлангыч торак пунктта яшәүчеләрнең яртысыннан күбрәгенең хуплавын тапкан очракта, мәдәният йортын капиталь ремонтлауны 2022 елда “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасына кертү өчен барлык тиешле документлар әзерләнеп, республика комис­сиясенә тапшырылачак.
Гомумән алганда, динеслеләр ремонт эшләре өчен программа кысаларында 1 миллион сум акча җәлеп итүне күздә тота. Янә дә, программа шартларына ярашлы, шушы сумманың 10 проценты күләмендә акчаны, ягъни 100 мең сумны урындагы халык җыячак, тагы шулкадәрне спонсор бирәчәк, 150 мең сумны Федоровка районы хакимияте бүләчәк. Әйткәндәй, үзенә караган авыл­ларның социаль йөзен яхшырту җәһәтеннән гаять зур эш башкаручы Фрунзе исемендәге хуҗалык җитәкчесе Фәйрүз Галиев беренче утырышта ук проектка спонсорлык итүне үз өсләренә алырга әзер булулары турында белдерде.
— Программага кереп, мә­дәният йортын капиталь тө­зекләндерү бөтен авыл, шушында яшәүчеләр өчен кирәк. Без моңа кадәр дә клубка ярдәм итеп, буйыйсын буяп, төзек­ләндерәсен төзекләндереп килдек. Әлеге проект комиссия тарафыннан хупланып, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасына керә икән, мөһим эш өчен без, һичшиксез, ярдәм күрсәтергә әзер, — диде ул мәсьәләнең көнүзәк булуын ассызыклап.
Аерым алганда, проект программага кергән очракта, җыелган 1 миллион 350 мең сумга динеслеләр клубның тәрәзәләрен, ишекләрен, электр үткәргечләрен, вестибюльдәге идәнне тулысынча яңага алыштырып, бина эченә косметик ремонт үткәрүне күздә тота. Түбәгә ремонт исә район хакимиятенең мәдәният бүлеге исәбенә үткәреләчәк. Болар барысы да тормышка ашырылганнан соң динеслеләр “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларындагы клубны җиһазландыру буенча грант конкурсында катнашырга да исәп тота. Шул рәвешле киләчәктә яңартылган клубны иң заманча аппаратура һәм корылмалар белән дә тәэмин итү аларның максаты.
Хәер, урындагы җитәкчелек һәм мәдәният йорты хез­мәт­кәр­ләре моңа кадәр дә кул кушырып утырмаган, төрле программаларда катнашып, клубның матди-техник базасын яхшырту хәстәрен күргән. Әйтик, берничә ел элек мәдәният йорты “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында “зәңгәр ягулык”ка тоташтырылган. Бинага җылылык системасы үткәрелгән. Әлеге эшләр 600 мең сумга төшкән.
2019 елда исә мәдәният учагы “Иң яхшы авыл мәдәният йорты” район конкурсында катнашып, җиңүче булган һәм 100 мең сум белән бүләкләнгән. Әлеге акчага клубның сәхнә декорациясе тулысынча яңартылган.
Динеслеләрнең “Урындагы башлангычларга ярдәм” республика программасына кереп, мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт үткәрү башлангычы да, һичшиксез, тормышка ашар дияргә кирәк. 2022 елда динес­леләрнең яңартылган мәдәният йортын файдалануга тапшыру шатлыгын да “Кызыл таң” гәзите битләрендә, һичшиксез, уртаклашырга язсын, дигән изге теләктә калыйк!

Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас