+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 декабрь 2021, 03:55

Илсөя Бәдретдиновага атказанган исеме бирелде!

Татар эстрадасының иң халыкчан җырчысы хәзер атказанмаган түгел!

Илсөя Бәдретдиновага атказанган исеме бирелде!Илсөя Бәдретдиновага атказанган исеме бирелде!
Илсөя Бәдретдиновага атказанган исеме бирелде!
Кичә аңа «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелүе мәгълүм булды. Җырчы әлеге вакыйгага карата үз фикерен: «Просто рәхмәт!» — дип әйтү белән чикләнгән.

Күптән түгел Илсөя Бәдретдинова "Болгар" радиосына кунакка килгәч: «Нишлим мин ул атказанган исеме белән? Әле уйлап йөрим, бирсәләр, алмасаң да матур түгел, ул бит дәүләт бүләге, алсаң да… Ә мондый премияләр („Болгар“ радиосы премиясе) күңелемә якын. Монда бирегез дип сорап йөрергә кирәкми, документ җыярга кирәкми, мин җырчы, бирегез инде дип, исбат итәргә кирәкми. Монда сез үзегез күреп, лаеклы дип табып бирәсез. Шунысы күңелгә бик рәхәт», — дип сөйләгән булган.

Илсөягә яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз!.

Фото: Рамил Гали

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас