+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 декабрь 2021, 02:25

"Сезнең ирләр дә шундыймы?"

Үзенчәлекле җырчы Закир Шаһбанның моңлы тавышын, җырларын яратмаган кеше юктыр. Күптән түгел аның хатыны Гелүсә ире турында кызыклы фактлар язган.

"Сезнең ирләр дә шундыймы?""Сезнең ирләр дә шундыймы?"
"Сезнең ирләр дә шундыймы?"

«Кем һәм нинди ул Закир ШаҺбан?

Ярата, ләкин беркайчан да «яратам» дип әйтми.

Утыз меңгә телевизор алып бирергә мөмкин, ләкин 200 сум таксига бирмәячәк.

Ашыйсы килә, ләкин ун елга бер килгән кунак кебек, ике-өч тапкыр чакырмыйча чыкмый.

Бер кайчан гаебен танымый һәм гафу үтенми.

Җырлый белмәүче җырламаска тиеш дип саный, ләкин җырлый белмәүче берәү сорый икән, җыр яздырырга ярдәм итә

«Сер итеп» дигән сүзне бөтенләй аңламый.

Путинның әйбәт икәнен дәлилләп, теләсә кем белән озаклап бәхәсләшергә мөмкин.

«Бердәм Русия»гә тугры…

1000нән артык китап укыган.

Теләсә нинди темага теләсә нинди дәрәжәдәге кеше белән сөйләшерлек белеме бар.

Кулындагы iPhone 11 биш бармагы кебек белә.

Ике Сбербанк карточкасы шуңа беркетелгән.Бөтен түләүләр аның өстендә һәм онлайн.

География — төн уртасында уятып сорасаң да «бишле»

.Математика һәм грамматика — +5.

Манипулятор…

Беркайчан да алдый белми (мин үзем ниндидер бәхәсләрне булдырмый калу өчен алдау гөнаһ дип санамыйм).

Хатын-кызларны ярата, ләкин көнләшү дигән төшенчә аның өчен бөтенләй юк.

10 көн тәмле ашатып, 11нче көнне пешермәсәң, 10 көне онытыла һәм 11нче көне генә хәтердә кала.

Үзен жәлләгәннәрен ярата, ләкин жәлләргә урын юк.

Рәхәтләнеп эшләргә бөтен мөмкинлеге бар ләкин… ялкаулык көчлерәк.

Хатыны белән киңәшләшми бер эш эшләми.

Миннән аермалы буларак, бер шалтырату белән трубканы алмасалар, икенче катка шалтыратмый.

Шалтырату биш гудоктан артмаска тиеш дип саный.

Әйбәт компания булса, сәгәтьләр буе җырларга әзер.

Урысча кинофильмнардагы бөтен җырларны белә.

Урысча, татарча җырларның барысының да авторларын хәтердә тота.

Сезнең ирләр дә шундыймы?» — дип язган Гөлүсә.

Инстадуслары аңа сабырлык теләгән.

Фото: allya.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас