+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
15 декабрь 2021, 06:25

Табигать аны моңлы яралткан

Мәгариф ветераны Сөембикә Кудашева истәлекләреннән.

Табигать аны моңлы яралтканТабигать аны моңлы яралткан
Табигать аны моңлы яралткан
Фәридә белән безнең әтиләр Яһүдә һәм Сәйфетдин (ягъни Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудаш) бертуган. Фәридәдән мин төп-төгәл ярты яшькә кече. Без бергә үстек, бергә аралашып, сөйләшеп, озын гомер кичердек.
Яһүдә абзый белән Рәхимә апаның дүртенче балалары тугач, әти яшь язучы Садрый Җәләлнең ул заманда бик популяр булган “Дим буенда” повестеның төп героинясы Фәридә исемен кушарга тәкъдим итә. Ата-ана моңа ризалашкач, әти өстәп куя: “Фәридә” — гарәп сүзе, “энҗе бөртеге, гәүһәр, тиңдәшсез, бердәнбер” дигәнне аңлата. Әлегә ул бик сирәк исем”.

Туган авылы Келәштә Фәридәгә 10 яшькә кадәр генә яшәргә насыйп була. Авыл­ның хәлле тормышта яшәгән кеше­ләрен, шул исәптән Кудашевларны да урынсызга кыерсыта, мал-мөлкәтен тартып ала башлыйлар. Башпотребсоюз системасы вәкиле булып бик намуслы эшләгән Яһүдә абзый Уфага барып, үзен башка урынга күчерүләрен сорый. Шулай ул гаиләсе белән Ирәндек тавы буйларына, Баймак якларына барып урнаша. Гаилә яңадан буш җирдә диярлек тормыш корып җибәрә. Шул елда өченче сыйныфка укырга барган Фәридә тырышлыгы, кыюлыгы, җә­мәгать эшләрендә һәм үзешчән сәнгатьтә активлыгы белән үзен таныта. Биредә ул башкорт моңнарын яратып тыңлый, җыр-ларын ота.
Тагын ике елдан Яһүдә абзыйны Кыйгы районына эшкә күчерәләр. Инде бу гаиләне Әй буйлары көтә һәм кочагына ала. Югары Кыйгыда төпләнәләр. Тормышны матур гына корып җибәргәндә гаиләгә коточкыч бәхетсезлек килә: 1934 елның апрелендә Рәхимә апа кинәт каты авырып китә, аны дәваханәгә салалар. Дәрестән соң Фәридә әнисенең хәлен белергә бара, бүген өйгә дә кайтыр әле, дип өметләнә. Ә әнисе үлгән, әтисе дә өйдә юк, авылларга чыгып киткән. Әнисенең гәүдәсен ат арбасына салып, Фәридә өйгә кайта. Хәзер ул гаиләдә иң өлкән бала — 14нче яшь белән бара. Элек әнисе башкарган эшләр, мәшәкатьләр, туганнарын карау — барысы да аның иңенә төшә. Ваемсыз балачак кинәт югала.
Озын көйле, моңлы җырлар белән мавыгып китә. “Матур тавышлы җырчы кыз”, дип йөртә башлыйлар аны. Кыйгыда Фәридә җиденче сыйныфның беренче яртысын гына тәмамлый, икенче яртысын Дүртөйледә укый. Тегәргә өйрәнә, әнисенең күлмәкләрен бәләкәйләтеп үзенә һәм сеңлесе Хөршидәгә тегә.
1935 елның җәендә әтиләре ике кызын алып Уфага — безгә килеп төшә. Фәридәне табибәлеккә укытасы килә аның. Әтигә дә бу турыда әйтә. Сөйләшүне Фәридә бер сүз дә эндәшмичә тыңлап утыра. Яһүдә абзый, кызларын бездә калдырып, Югары Кыйгыга кайтып киткәч, Фәридә ялвару, үтенү, өмет белән тулган күзләрен әтигә төбәп: “Минем артистка, җырчы буласым килә”, — ди. Әти бераз аптырап кала. “Яле син безгә җырлап күрсәт!” — ди. Фәридә бер-бер артлы берничә җыр җырлый. Моңы, тавышы бар, бормаларны да ярыйсы матур гына ясый. Әти шул көннәрдә генә Газиз Әлмөхәммәтовны очратуын, аның Мәскәү консерваториясендәге башкорт бүлегендә укыту өчен республика буйлап матур тавышлы, сәләтле яшьләр эзләп йөрүе турында сөйләгәнен исенә төшерә. Фәридәне аңа алып бара. Газиз Салих улы кызны җырлатып карый, ошата. Әмма аның яше әлегә консерваториядә уку мөмкинлеге бирми. Тавышын ничек сак­ларга киңәш бирә, берничә елдан кон-серваториягә мотлак керәчәгенә өмет-ләндерә.
Бу очрашудан Фәридә канатланып өйгә кайта һәм хәзергә сәнгать техникумының театр бүлегенә имтиханнар тапшырып, укырга керә.
Беренче курста ул бездә торып укыды. Әти ул заманда әле бик сирәк очраучы моң чишмәсе — патефон һәм аңа плас­тин­калар сатып алды. Бу көн чын-чыннан бәйрәмгә әверелде.
Бераздан Фәридә сабакташлары янына тулай торакка күчте. Бервакыт мин аның хәлен белергә барган идем. Кызлар кызып-кызып сөйләшәләр-бәхәсләшәләр икән. Фәридә ахирәтләренә: “Мин бертуктаусыз һәм бер кәгазьгә дә карамыйча 100 җыр җырлый алам”, — дигән икән. Мин килгәч ул җырлый башлады, ә без санап торабыз. Йөз җырны башкарып чыкты, берсен дә кабатламады, ялгышмады да. Исебез китте.
Техникумны тәмамлагач, Фәридәне Дүртөйле колхоз-совхоз театрына эшкә тәгаенләделәр. Аңа күбрәк җырлы рольләр бирделәр. Концертларда да еш катнашты, җырлавын халык бик яратты. Тиздән ул шул ук театр актеры Фәиз Вахитовка кияүгә чыкты. Берничә ай гына бергә яшәп калдылар: Фәиз хәрби хезмәткә чакырылды, Фәридә бердәнбер баласына авырлы иде. Әти кешегә шул китүдән сигез ел үткәч кенә кайтырга туры килә. Ул инде кызы Ренараны мәктәп яшенә җиткәндә беренче тапкыр күрә. Бу гаилә тормышы 25 елга сузылып, үзара җылы мөнәсәбәт урнаша алмый, 1965 елда таркала.
1947 елда Фәридә Уфада үзешчәннәр концертында чыгыш ясаганда җырларны тирән кичерешләр белән, йөрәгеннән үткәреп башкаруы белән тамашачыларны таң калдыра. Бу концерттан соң радио комитеты рәисе Лотфый Гадилов аны үзләренә эшкә чакыра — радио аша турыдан-туры җырларга. Анда ул тугыз ел эшләп, 1956 елда Башкорт дәүләт филар­мониясенә эстрада җырчысы итеп күче­релә. Тәүге вакытларда баянчы, композитор Таһир Кәримов җитәкчелегендәге ансамбльдә эшли.
1961 елда филармониягә яшь һәм талантлы аккордеончы, композитор Бәхти Гайсин эшкә килгәч, Фәридә аның ансамбле белән гастрольләргә йөри башлады. Җыр сәнгатенә мөкиббән бирелгән бу икәүнең сәхнәдәге чыгышлары халкыбыз өчен чын-чыннан бәйрәмгә, олы вакыйгага әверелә торган булды. Бәхти илһамланып бик күп җырлар язды, Фәридә аларны башкарды. Берничәсен генә телгә алып үтим: “Язгы урман” (Наҗар Нәҗми шигыре), “Кайтырсың шикелле” (Хәсән Туфан), “Кил, иркәм” (Рәгыйдә Янбулатова), “Нигә гелән, иркәм?” (Шәриф Биккол), “Нигә килмәдең?” (Зәкия Арсланова), “Яратам мин синең көлүеңне” (Әхмәт Ерикәй), “Ике аккош” (Әхсән Баян)...
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсинның якты истәлегенә республикабызда 2012 елдан “Ике аккош” дигән конкурс-фестиваль үткәрелеп килә.
Сөекле Бәхтиенең 1991 елда нибары 61 яшендә кинәт вафат булуын Фәридә бик авыр кичерде. Бу югалтудан ике ел чамасы үтүгә — 1993 елның 8 июнендә Фәридә тагын бер коточкыч кайгыга тарыды — бердәнбер Ренарасын югалтты. Ул кызы Славяна белән Мәскәүгә күченгән, бик матур эшли дә башлаган иде. Нибары 52 яшь иде аңа.
Ренарага 18 яшь тулган көн искә төшә. Бу вакыйга уңаеннан без аларда утырдык. Кызның җырлавын сорадык. Аның тавышына, моңына исебез китте. “Нигә син җырчы булырга уйламыйсың”? — дип сорадым. Ул болай диде: “Мин бит Фәридә Кудашева кызы, аның дәрәҗәсендә җыр­ларга тиешмен. Ә мин әнием кадәр үк булдыра алмыйм, шуның өчен халыкка ишет­термичә, үзем өчен генә җырлаштырам”.
Шактый өлкәнәйгәч, без Фәридә белән телефоннан даими сөйләштек. 2010 елның сентябрь ахырлары иде. Телефон шалтырады. Трубканы колагыма якын ките­рүемә Фәридәнең тавышы ишетелде. “Сөембикә, — диде дә җырлап җибәрде:

Сезнең яктан искән йомшак җилләр
Алып килер сыман бер хәбәр.
Бергә булган чакның минутларын
Ник сагынам икән бу кадәр...”

Музыкасын Рөстәм Яхин язган бу романсның дүрт кенә юлында да никадәр тирән моң, кичереш... Мин бик дулкынланып тыңладым, күз яшьләремә ирек биреп, моңның гаҗәп тәэсирен тойдым. Хәтта: “Хәерле булсын”, — дип куйдым. Ул җыр­лавыннан туктап сөйли башлады: “Соңгы вакытларда күп уйланам, йөрә­гемнең көче бетүен сизәм. Ә тәмамлан­маган эшләр биниһая. Үкенечләре дә күп. Бертуктаусыз гастрольләр булды, кадерле әтиемә тиешле хөрмәтне күрсәтә алмадым. Үзең беләсең, әниебез дөньядан киткәндә әтигә 43 яшь иде. Кулында өч бала калдык, безгә ата да, ана да була алды, ятимлекне сиздер­мәскә тырышты. Кабат гаилә кормады, монысы безнең аркада. Үги ана балаларны кагар, дип курыкты ул”.
Фәридәнең сүзен бүлдермичә бик озак тыңладым. Бу безнең соңгы сөйләшү булачагын белмәдем, әлбәттә.
8 октябрьдә иртәнге сәгать 10да ул соңгы сулышын алган...
16 декабрьдә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында Фәридә Кудашеваның тууына 90 ел тулуга багышланган хәтер һәм кадер кичәсе үтте.

Наҗар Нәҗми,
Башкортстанның халык шагыйре
Миңа 1962 елда, музыка белгече белән, Мәскәүнең Гнесиннар исемендәге институтына укырга җибәрер өчен берничә районнан яшь җырчылар эзләп йөрергә туры килгән иде. Шул вакытта без һәр авылда дип әйтерлек: “Фәлән авылда бер кыз бар, җырлавы Фәридә Кудашевадан ким түгел. Шуны тыңлап карасагыз икән”, — дигән сүзләр ишеттек.
“Фәридә Кудашевадан ким түгел...” Бу инде синең популяр һәм данлы булуың турында гына сөйләми, кешеләрнең йөрәгенә гомергә чыкмас өчен керүең турында сөйли. Безнең заманда — радио, телевидение заманында — популяр булуы бик җиңел, әмма кешеләрнең күңел байлыгына әйләнү авыр, ә син үзеңне белгән, тыңлаган кеше күңеленең бер кисәгенә әверелдең. Белмим, син булмасаң, безнең җыр сәнгатебез, әллә ничек, китек булыр иде шикелле.
Синең нинди җырлар җырлаганыңны хәтерләп тә бетерә алмамдыр. Синең репертуарда “Кара мыек”тан башлап “Ак мыек”ка кадәр бар, ләкин нинди генә җырны алма, алар синеңчә, Фәридәчә яңгырыйлар. Әйтик, башкорт халык җыры “Элмәлек” Ишмулла Дилмөхәммәтовта фәкать Ишмуллача иде, ә синдә фәкать Фәридәчә. Ә “Сәлимәкәй” исә Мәгафур Хисмәтуллинча да, Фәридә Кудашевача да хәтердә кала. Ләкин мин, Фәридә, синең җыр сәнгатеңнең икенче бер ягын хәтергә алыр идем: син җырга канат куючы, яңа җырларны халыкка димләүче, үзеңнең осталыгың, табигать тарафыннан бирелгән, кешеләрдә сирәк очрый торган моңың белән “башкода” булдың.
Әгәр дә Заһир Исмәгыйлевның “Таулар юлы”н вакытында беренче булып радиодан син җырламасаң, аның халык җыры булып китүе мөмкин дә булмас иде. Ә “Агыйделдә ак томан”? Аны мин мәрхүм Нариман Сабитовның иң уңышлы көйләренең берсе дип әйтер идем. Синең шул җырны тәү башлап башкаруың уңыш өстенә уңыш, матурлык өстенә матурлык өстәүнең җанлы бер шаһиты булып гомергә калды. Сара Садыйкованың Мостай Кәрим сүзләренә язган “Өченче көн тоташ кар ява” дигән җырын 1969 елның 14 ноябрь көнендә симфоник оркестр белән җырлавың онытылырлыкмыни? Монда, бәлки җырның җырлану шартлары, шуларның синең бар булмышыңа килеп кушылуы да кабатланмас бер могҗиза тудыргандыр...
1995 ел.
(Җырчының 75 яшендә әйтелгән сүз).

Роберт Миңнуллин,
Татарстанның халык шагыйре
Фәридә Кудашева... дип язып куйдым да туктап калдым. Моң турында ниләр язып була, ничек итеп язып була соң? Гомумән, язып була микән әле? Юктыр, аны ак кәгазь битенә төшереп булмыйдыр, аның өчен Фәридә Кудашеваның үзе кебек бөек моңга ия булу кирәктер. Ә Фәридә апа татар белән башкортның илаһи бер бөек җырчысы. Әйдә, аны башка халыклар белмәсен дә ди, дөнья күләмендә танылмасын да ди... Хикмәт һич кенә дә анда түгел. Ул безнең үзебез өчен бөек. Шуңа күрә мин дә аны бернинди Биешуга да, Зыкинага да, Шульженкога да алышмыйм. Фәридә Кудашева — безнеке, үзебезнеке. Ул — безнең бәгыребез, күз яшьләребез, сагыш-сагынуларыбыз, мәхәббәтебез. Ниһаять, тарихи хәтеребез, бүгенгебез һәм дә киләчәгебез... Бәлки, мин генә шулай уйлыймдыр, мин генә аны бөек җырчыга исәплимдер. Булсын... Бер кешегә бөек булып тоела икән, ул инде чыннан да бөек...
Мин Фәридә Кудашеваны тыңлыйм. “Гөлҗамал”ны тыңлыйм, “Кара урман”ны, “Буранбай”ны, “Әллүки”не тыңлыйм... “Иделкәем”не, “Ашказар”ны... тагын әллә никадәр халык көйләрен тыңлыйм. Тыңлап туя алмыйм. Борынгыбыздан ук килгән асыл көйләребез, күңел хәзинәләребез Фәридә Кудашеваның җаны, бәгыре аша үтеп, килер буыннарның күңеленә агылып керә, киләчәккә таба юл ала. Татар, башкорт илендә Фәридә Кудашеваның сагышлы да, шатлыклы да моңы тирбәлә. Халкыбызны саклап калган һәм саклап калачак мәңгелек бер моң.
Моңсыз да яшәп буладыр анысы. Безнең арада да бардыр андый кешеләр. Әмма халык моңсыз булалмый. Ходай безгә мәрхәмәтле булган. Безне моңлы иткән, ул безнең халкыбызга Фәридә Кудашеваны бүләк иткән. Ә мин исә илаһи җырчыбызның замандашы булуым белән, аның мөкиббән бер тыңлаучысы булуым белән чиксез бәхетлемен!
Минем җанымда да аның моңы бар!

1996 ел.
(“Фәридә Кудашева” фотоальбомыннан, Уфа, 2004 ел).

Сәхифәне Фәрит Фаткуллин әзерләде.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас