"Нур"лылар Мирхәйдәр Фәйзинең легендар "Галиябану" спектаклен сәхнәләштергән. Лирик музыкаль драманың режиссеры - Башкортстанның халык артисты, Ш. Бабич исемендәге Республика яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин.
Татар драматургиясенең классик әсәре булган "Галиябану" бик күп сәхнәләрдә куелган. Шулай булуга карамастан, "Нур"лылар куелышында аның үзенчәлекле яклары да бар.
Әйтергә кирәк, Азат Җиһаншин әйткән сүзендә торган. Спектакльнең тәүге репетицияләре барган көндә матбугат конференциясендә ул болай дигән иде: "Галиябану" - ул безнең классика, һәм мин аны классик әсәр итеп сәхнәләштерергә телим. Театр халык өчен хезмәт итәргә тиеш. Мин джинсы чалбар киеп һәм, мәсәлән, джаз музыкасы уйнаган классик әсәрләрне кабул итә алмыйм һәм моның белән һәрвакыт көрәшәчәкмен. Классик әсәр классик әсәр булып калырга тиеш."
"Нур"лыларның "Галиябану"ы - чын классик әсәр, һәм анда мәхәббәт, җыр-моң дөньясына чумасың, гореф-гадәтләрне күрәсең һәм күңелгә нур иңә. Артистларның сәләтле уены, костюмнарның чагулыгы, сәхнә бизәлеше беркемне дә битараф калдырмады.
Фото: "Нур" театры сайты.