+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
16 декабрь 2021, 11:35

Уфада «ТЭФИ-Капитал» премиясе лауреатларын тәбрикләделәр

Уфада «Халыкара бизнес атнасы-2021» форумы кысаларында «ТЭФИ-Капитал» Бөтенрусия телевизион премиясе җиңүчеләрен атадылар.

Уфада «ТЭФИ-Капитал» премиясе лауреатларын тәбрикләделәрУфада «ТЭФИ-Капитал» премиясе лауреатларын тәбрикләделәр
Уфада «ТЭФИ-Капитал» премиясе лауреатларын тәбрикләделәр

Ел саен уздырыла торган премиянең төп максаты – Русия телевидениесендә бизнес һәм эшкуарлык темаларын яктыртучы иң ачык телевизион программаларны һәм тележурналистларны бүләкләү.

Конкурста катнашучылар - телекомпанияләр, студияләр, продюсерлык үзәкләре, берләшмәләр, төбәк телетапшырулар һәм программалар редакцияләре, спутник, кабельле операторлар һәм интернет челтәрендә тапшырулар.

- Халыкара бизнес атнасы "ТЭФИ-Капитал" кебек чарадан башка тулыкыйммәтле булмас иде, дип ышанам. Бу телевизион премия - торттагы чия бөртеге кебек һәм бу аңлашыла да, - дип белдерде премиянең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров. - Башкортстан - очрашулар, чаралар үткәрү өчен уникаль территория. Уфада уза торган халыкара бизнес атнасы - инвестицияләр, яңа проектлар һәм мөмкинлекләр үсеше ягыннан узып баручы елның үзенчәлекле нәтиҗәсе.

«ТЭФИ-Капитал» Бөтенрусия телевизион премиясе 2018 елда «Ялта халыкара икътисади форумы» фонды катнашлыгында «Русия телевидениесе академиясе» фонды тарафыннан гамәлгә куелды. 2019 елның апрелендә Ялтада беренче тапкыр «ТЭФИ-Капитал» Бөтенрусия телевизион премиясе уздырылды.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас