+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 декабрь 2021, 09:02

Башкортстанда дәүләт телләрен саклауга җитди игътибар бирелә

17 декабрьдә Уфа шәһәренең «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Туган тел – изге аманат» проекты кысаларында Ата-аналар форумында катнашучылар белән очрашты.

Башкортстанда дәүләт телләрен саклауга җитди игътибар биреләБашкортстанда дәүләт телләрен саклауга җитди игътибар бирелә
Башкортстанда дәүләт телләрен саклауга җитди игътибар бирелә
Чара башланыр алдыннан республика җитәкчесе «Акбузат» балалар журналының 30 еллыгына багышланган экспозицияне һәм башкорт гаиләләре фотокүргәзмәсен карады. Аны «Тамыр» балалар телеканалы оештырды, ә экскурсоводлар булып яшь алып баручылар чыгыш ясады.

Очрашуны ачып, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров форумда катнашучыларга башкорт телендә мөрәҗәгать итте.

Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Ата–аналар форумы - башкорт теле атналыгы чаралары арасында финал аккорды.

- 14 декабрьдә без башкорт теле көнен билгеләп үттек. Бу бәйрәм - Бөтендөнья башкорт корылтае башлангычларының берсе. Бу датаны очраклы гына сайламаганнар. 14 декабрь - бөек шагыйрь-мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көне, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы сүзләренә караганда, республикада, аның күпмилләтле составын исәпкә алып, башкорт телен һәм республика халыклары телләрен саклауга зур игътибар бирелә. Радий Хәбиров Бишбүләк районын мисал итеп китерде, анда муниципалитет гимнын биш телдә: урыс, башкорт, татар, чуаш һәм мордва телләрендә башкаралар.

– Без 2024 елга Башкортстанда 10 полилингваль гимназия төзү турында карар кабул иттек, алар республиканың киләчәге локомотивы булырга тиеш. Өч учреждениене эшләтеп җибәрдек инде, алар белән бик зур кызыксыну уятты. Иң мөһиме, алар гадәти мәктәпләргә әверелмәсен. Аларда иң яхшы укытучылар эшләргә, иң яхшы практикалар һәм заманча укыту методикалары кулланылырга тиеш, - диде Радий Хәбиров. - Нефтеамада татар полилингваль гимназиясен ачтык. Мишкә районында мари гимназиясен төзиячәкбез, дип килештек.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, әлегә туган телне укытуның заманча методикалары җитми. Башкорт телен үстерү фонды ярдәмендә аны өйрәнү өчен яңа алымнар һәм инструментлар барлыкка килә, әмма бу эшне планлы рәвештә дәвам итәргә кирәк. Республика җитәкчесе республика шәһәрләрендә балалар-ата-аналар үзәкләре ачарга мөмкин дип саный.

Тагын бер мөһим бурыч – тарихи хәтерне саклау.

– Без республикада кире кайтарылган исемнәр музее оештырабыз. Анда безнең данлыклы бабаларыбыз турында экспозицияләр урнаштырырга планлаштырабыз. Без бөек сугышчыларыбыз - Миңнегали Шәйморатовны, Таһир Кусимовны хәтерлибез. Әмма тикшеренүчеләребез, сәяхәтчеләребез, галимнәр турында аз беләбез, - диде Радий Хәбиров.

Фото: Башкортстан Башлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас