Эльмира ханым үз язылучыларына үзе турында булган дөрес фактларны эзләп табарга кушкан иде. Инстадуслары дәррәү бу эшкә кушылды.
Соңрак Эльмира мондыйрак пост язган:
"Минем бертуганым - Илдар. Аннан башка әти ягыннан да, әни ягыннан да якын кешем юк. Әнием мине 31 яшендә тапкан. Мин - аның беренче сабые. Ә минем энекәшем миннән 10 яшькә кечерәк. Кияүгә мин бары тик яратып һәм яратылып чыктым! Филүс белән безнең туй 2013 елның гыйнварында булды. Айдар улыбыз 2014 елның маенда туды. Үз туемда мин авырлы түгел идем! Һәм соңгысы, иң кызыклысы: ирем Филүс, чыннан да, минем элек йөргән егетем белән бик яхшы аралаша. Минем каршы килгәнем юк".
Фото: tatar-today.ru