1968 ел иде. БАССРның алтын юбилеена һәркайда әзерлек бара. Шул исәптән сәнгать осталары һәм үзешчәннәр арасында фестиваль, конкурс, смотрлар үткәрелә. Яшь җырчыларның Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге призы өчен республика конкурсы ул елда тәү тапкыр оештырылды. Бөреләнеп килүче берничә талантны ачыклады ул бәйге. 17 яшьлек Венер Мостафинның җырлавы күпләрне сокландырды, ул, икенче урын яулап, лауреат булды.
Чакмагыш районының Аблай авылында туып-үскән бу егет хезмәт юлын сәхнәдә 15 яшендә үк башлаганлыгын белдек. Сигезенче сыйныфтан соң ук Кушнаренко район Мәдәният сараена эшкә алганнар аны. Моңа аның матур җырлавы сәбәпче булган. Ә мондый сәләт авылдашларын таң калдырырлык җырлаган әнисе Тайфә ападан бирелгән икән.
Кушнаренко халык театрының ул чактагы режиссеры Әхмәт Камилҗанов Венерны тәүдә концертларда катнаштыра, аннары спектакльләрдә җырлы рольләр бирә башлый. “Гыйшык уты”, “Күршеләр”, “Сүнгән йолдызлар”, “Зәңгәр шәл”, “Башмагым”нарда уйнап һәм җырлап, бераз тәҗрибә туплый.
Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге конкурста жюри әгъзасы булган мәшһүр композитор Хөсәен Әхмәтов Венерга сәнгать училищесына керергә киңәш бирә. Әмма ул арада егетне армиягә алалар. Җыр белән дуслыгы хәрби хезмәттә чакта көчәя бара. “Зәңгәр канатлар” дигән үзешчән ансамбльдә чыгышлары белән үзен танытканы өчен ике тапкыр айлык ял бирәләр аңа.
Солдат хезмәтен тутыргач, җырчы булырга ныклы карарга килеп, 1972 елда Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Бер үк вакытта кичке урта мәктәпкә дә йөри. Көне буе училищеда, төн уртасына кадәр мәктәптә. Шуның өстәвенә, яшәрлек акча да эшләргә кирәк: кемнеңдер ярдәменә исәп тотып булмый. Бәләкәйдән үк үз көнен үзе күреп үскән егет авырлыкларга бирешми. Үз алдына олы максат куйган кешене авырлыклар чыныктыра һәм чәмләндерә генә бит ул. Аның белән бергә укыган һәм эшләгән җырчы, Башкортстанның халык артисты Рәйлә Азнакаева: “Венер безгә караганда күп тапкыр озынрак юл үтте”, — ди икән, бу сүзләрдә бернинди арттыру юк.
Моцарт, Бетховен әсәрләрен, борынгы урыс җырларын, романсларын, башкорт һәм татар композиторлары, халык җырларын искиткеч тырышлык белән өйрәнә ул. Сәнгать бәйгеләрендә көчен сынавын дәвам итә. Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге конкурсның чираттагысында профессиональ артист буларак катнашып, бу юлы беренче урын ала.
Аның тәмам җитлеккән җырчы булуына инанган комиссия әгъзалары училищедан соң филармониягә эшкә юллама бирәләр. Шулай ук бу җырчыны тагын да үстерү максатында сәнгать институтына укырга керүен дә телиләр. Монысы белән инде укытучысы килешми. Венер ничек кенә хөрмәт итсә дә, аңа белгертмичә генә имтихан бирә һәм институтка кабул ителә. Шулай итеп, ул көзен янә Миләүшә Гали кызы кулы астында укуын дәвам итә. Егетнең институтка керүенә каршы булуын М. Мортазина соңрак болай аңлатты:
“Училищеда уку Венерга авыр бирелде. Нык тырышты. Эш сөючәнлеге өчен яраттым мин аны. Инде үсеше тукталгандыр, эшкә тотыныр да уртача гына җырчы булып китәр дип уйлаган идем. Мин — зур тәҗрибәле педагог — бу очракта ялгышкан булып чыктым. Аллаһка шөкер! Институтта үсешнең яңа чоры башланды. Тавышның югарылыгы һәм куәте җырчыларда тигез булмый. Венерда исә ул югарыдан түбәнгә кадәр тигез. Шуңа да ул тулы диапазонлы опера җырчысы булып җитеште. Башкортча да, татарча да, урысча да яхшы җырлады. Халык җырларын, романсларны оста башкарды”.
Шулай итеп, күренекле педагогта Венер тугыз ел укый. Мондый бәхеткә юлыгуы өчен язмышына мең рәхмәтле иде ул. Студент елларында конкурсларда ешрак катнаша.
1979 елда халык җырларын башкаручыларның Ленинградта үткәрелгән Бөтенрусия конкурсында 130 кеше арасында Башкортстаннан да өчәү була: Флүрә Килдиярова, Тәнзилә Үзәнбаева һәм Венер Мостафин. Венер 18 әсәр әзерләп алып бара. Салават Юлаев сүзләренә Ишмулла Дилмөхәммәтов эшкәртүендәге “Уралым”, Заһир Исмәгыйлев белән Гөлшат Зәйнашева язган “Сагынырмын Уралтау буйларын”, халык җыры “Колый кантон” белән беррәттән мотлак дип исәпләнгән урыс халык җырларын тиешле дәрәҗәдә башкара.
Беренче урын беркемгә дә бирелми. Икенче урын — Венер Мостафинда. Өченче урынны Надежда Бабкина белән Флүрә Килдиярова бүлешәләр. РСФСР буенча шундый урыннар алу безнең җырчыларның осталыгын күрсәтә. Аларның чыгышын Үзәк телевидениегә, радиога яздыралар. Аннары конкурста катнашучыларны ил буйлап гастрольгә җибәрәләр.
Институт белән хушлашкан 1981 елда Венерның диплом эше “Кодача” операсындагы Ильяс партиясе була. Ул чорда консерватория һәм сәнгать институтларын тәмамлаучыларның һәр елны берәр зур шәһәрдә смотры үткәрелә. Сәнгать халкы аны гадиләштереп “ярминкә” дип атый. 1981 елда бу чара Әстерханда үтә. Уфадан барган яшь җырчылар чыгышы югары бәя ала анда. Венерның программасында Дж. Вердиның “Бал-маскарад” операсыннан Ренато ариясе, П. Чайковскийның “Мазепа”сыннан Мазепа ариозосы кебек катлаулы әсәрләр дә бар. Аларны профессиональ осталыкта башкарганын жюри югары бәяли. Һәм ике еллык стажировка үтәргә Мәскәүдәге Зур театрга юллама бирә. Тик авыр финанс хәле моңа комачаулый.
Шул ук вакытта төрле театрлардан, филармонияләрдән — барлыгы унбер урыннан чакыру ала яшь җырчы. Әмма аларның берсен дә кабул итмичә, туган республикабызга ашкынып-канатланып кайта. Башкорт дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекториендә эшли башлый. Коллективның ул вакыттагы җитәкчесе, педагог, БАССРның халык артисты Радик Хәбибуллин яшь солистның күпкырлы сәләтен ача. Нечкә зәвыклы, таләпчән музыкант һәм концертмейстер җырчы өйрәнә торган әсәрнең һәр сүзен, фразасын, формасын ачыклап бирә, әсәрнең нинди чорга караганын музыка теле белән аңлата.
Венер Мостафин, романслар, арияләр, халык җырлары белән беррәттән, башкорт, татар, урыс, казах, үзбәк композиторлары әсәрләрен өйрәнә. Хөсәен Әхмәтов, Заһир Исмәгыйлев, Нариман Сабитов, Рәүф Мортазин, Рөстәм Яхинның яңа җырларын беренчеләрдән булып халыкка җиткерә. Ул заманда танылып кына килгән Нур Даутов, Салават Низаметдинов, Айрат Кобагышев, Илгиз Закиров кебек яшьләр дә иҗат җимешләрен тиз үк репертуарына алганы өчен аңа рәхмәтле булды.
Классикада да үзен торган саен көчлерәк хис итте. Римский-Корсаковның “Карсылу” операсыннан Веденецкий кунагы җырын баритоннар өчен язылган иң катлаулы, нечкә әсәрләренең берсе дип исәплиләр. Көч җитмәслек тоелса да, Венер, тәвәккәлләп, шуңа тотынды. Такт артыннан такт үзләштереп, ерып чыкты. Кыска гына вакытта янә өч әсәр — Дж. Вердиның “Риголетто” операсыннан Риголетто ариясе һәм өч сәхнәдәше белән бергә дуэт, квартет өйрәнде. Музыка дөньясында иң катлаулылардан саналган мондый әсәрләргә аңа кадәр тотынучы булмаган әле безнең филармониядә. Лекторийга Мостафин кебек талантлы яшьләр туплангач кына мондый мөмкинлек туа. Шул ук композиторның “Травиата”сыннан — Жерман, П. Чайковскийның “Пиковая дама”сыннан Елецкий һәм Дж.Россининың “Севильский цирюльник” операсыннан Фигароны башкарды.
Венер Мостафин лекторийның сәнгать җитәкчесе дә булып эшләп алды. Иптәшләре белән ул хезмәт коллективларында, уку йортларында, мәктәпләрдә, тулай торакларда концерт-лекцияләр белән чыгыш ясады, яшьләргә һәм өлкәннәргә классик музыка хакында аңлатма бирде. Дөнья классикасы әсәрләре белән беррәттән, башкорт халык җырлары “Азамат”, “Уралым,” “Кара юрга”, татар халык җыры “Чибәр кызга”, үзебезнең замандаш композиторлар әсәрләрен дә бердәй осталыкта башкарып, белгечләр, хезмәттәшләре һәм тамашачыларның югары бәясен алды. Ул заманда филармониянең барлык артистлары бер елда ике мең концерт куйганда аның яртысы лекторий өлешенә туры килде.
Венер Мостафин телевидениегә дистәләрчә тапшыру әзерләде. Репертуарында биш йөзләп җыр, романс, ария булды. Бөтенсоюз “Мелодия” фирмасында үзенең аерым да, башка җырчылар белән берлектә дә грампластинкалары чыкты. Шул исәптән — Заһир Исмәгыйлев әсәрләреннән Рөстәм Маликов белән икәү эшләгән җыентык.
1985 елда Газиз Әлмөхәммәтовның 90 еллык юбилеена әзерләнгәндә остазы Радик Хәбибуллин белән бергә Венер мәшһүр җырчының архивында берничә көн казынды, байтак җыр язып алды, сәхнәгә, эфирга чыгарып, аларга икенче сулыш бирде. Венер шул ук елда студентларның һәм яшьләрнең Мәскәүдә — Бөтенсоюз, ГДРда Бөтендөнья фестивальләрендә дипломант булды. Иосиф Кобзон кебек мәшһүр җырчылар белән беррәттән, ил башкаласында кырыкка якын концертта катнашты. Уфадагы җаваплы, зур концертлар аның катнашлыгыннан башка үтми иде диярлек.
1987 елда — 36 яшендә аңа “БАССРның атказанган артисты” исеме бирелде. Озакламый “халык артисты” исеме биреләчәге турында да сүз йөрде. Филармониянең Зур залында аның 50 яшьлек юбилее үткәрелде. Бу вакытта ул эшкуарлыкка, бизнеска кереп киткән иде. Укытучысы Миләүшә Мортазинаның сәхнәгә менеп әйткән сүзләре һаман исемдә. “Венер, күп акчага алданып йөрмә, талантыңны әрәм итмә, сәхнәгә кайт, синең әле гөрләтеп җырлап йөрер чагың”, — диде ул.
Иҗат көче ташып торган, сау-сәламәт Венерның үзенең дә ниятләре шундыйрак иде. Кызганычка каршы, аның тормышында катлаулылыклар, аңлашылмаучылыклар тирәсендә ыгы-зыгылар туып торды. Шушы һәм башка сәбәпләр нечкә күңелле җырчының 2004 елның 3 ноябрендә үз-үзенә кул салуына китерде...
Бу турыда матбугатта рәсми хәбәр, кайгы уртаклашу булмады. Аның каравы, өч-дүрт атна узгач, Уфа, Казан, Мәскәү гәзитләре, бу фаҗигане төрлечә төрләндереп, зур-зур мәкаләләр бастырды. Исемен сәясәткә, милләтара мөнәсәбәтләргә бәйләргә маташтылар. Туган республикабызны, аның күпмилләтле халкын яраткан, ә иң мөһиме — җыр сәнгатенә фидакарь хезмәт иткән шәхес иде ул.
Фәрит Фаткуллин.
Фото авторның шәхси архивыннан.