Ныкышып зыңлаган телефонны торып алырга туры килде. Гөлфия икән.
– Сәлам, ахирәт! – дип ачык тавыш белән кычкыра бу.
– Сәлам.
– Нәрсә, авырып торасыңмы әллә? Ни булды?
– Юк, сәламәтмен, яңа уяндым...
– Вәт, йокы чүлмәге! Сиңа ни, рәхәт, таң сарысыннан тырнап торгызган сабыең булмагач, рәхәтләнеп йокы симертәсең. Мин, бахыр, изрәп йоклау хакында хыялланам гына.
– Куй инде... – Галия трубканы салып куярга да уйлаган иде, тик ихлас сөйләшеп торган ахирәтен кызганды.
– Карале, Галия, кичә нишләп әйтми генә кайтып киттең, сумкаң белән телефоның калган, шапкаң да. Ай-һай берәрсенә ашыккансыңдыр ул!
– Шулай иткән, ди.
– Ярый, киләсеңдер бит, бүген Яңа ел ла инде, әзерләнергә кирәк. Мин монавы ыбыр-чыбырдан бер бушый алмыйм, аш-су арасында булашыр хәл дә юк, ике яктан асылынышып тик йөриләр. Я, ничәгә киләсең?
– Ничәгә дип... Ни бит әле, Гөлфия... Мин килә алмам ул.
– Ничек инде?.. Кая барасың?
– Бармыйм, өйдә булам.
– Берүзеңме? Бәй, берүзең нишләп утырмак буласың, исәр?!
– … Берүзем булмыйм...
– Ә кем була тагы? – Гөлфиянең матур күзләрен түп-түгәрәк итеп аптырап китүен күз алдына китерүдән Галиянең күңеле күтәрелеп китте. Ә теле үзе теләгәнне бытылдады:
– Берәү була... килә...
– А-ах, шилма! Вәт, астыртын! Миңа да сиздерми кем белән танышып ятасың анда?! Хәзер үк үзем киләм, сөйләтәм, күрәм!
– Пока әйтә алмыйм. Ныкышма!
– Ярый алайса, ну үпкәлим, кара аны. Синең өчен бик шатмын да бит, ахирәт, тик синсез ничек итеп бәйрәмне үткәрермен икән, бөтен нәрсәне кибеттән алсам гына инде, монавы балалар белән...
– Я инде, үткәрерсез әле. Кабаланам, эшем күп.
– Аңлашылды-аңлашылды, ахирәт, җитеп килгән Яңа ел белән сине. Бәйрәмнән соң мотлак безгә алып киләсең, көтәбез! Пип-пип-пип...
Инде дә кире ятып булмас, йокысы да качты. Аш бүлмәсенә үтеп, чәйнек чыжлатты, үлән кушып чәй пешерде дә, чынаягын тотып, тәрәзә алдына килеп басты. Тышта шундый матур, тирбәлеп кенә ефәк кар ява, бар тирә-як аклыкка, сафлыкка төренгән. Каршыдагы кибетләр, базар рәтләре мең төрле төстәге уенчыклар, йөгерек утлар белән бизәлгән. Кулларына азык-төлек, ялтыр тартмаларга төрелгән бүләкләр, чыршылар тоткан кешеләр тегеләй дә болай үтеп кенә тора. Тик аларның берсе дә аңа ашыкмый, аны бер җирдә дә көтмиләр...
“Тукта, нишләп Яңа елны берүзе каршылый алмый әле ул?” Кинәт башына килгән шушы уйдан кызның иңнәре тураеп, карашлары ачылып китте. Чынлап та! Нигә аңа чыршы утыртып, өстәл кормаска?
Ун минуттан Галия якындагы базарда чыршы сайлый иде инде. Моңа кадәр аның бер тапкыр да үзе сайлап чыршы алганы булмады. Шуңа да әле зурларын, әле бәләкәйләрен тоткалап икеләнде.
– Кунакларыгыз күп булса, танцы-мазарга комачауламасын өчен бәләкәйрәкне карагыз, аз булсагыз, инде зуррагын алырга була, – дип, сатучы егет бик акыллы киңәшләрен бирде. Галия исә: “Ә бөтенләй ялгыз булсаң?” – дип ачы гына сүз атмакчы иде дә, тупаслыкның урынсыз һәм вакытсыз икәнлеген аңлап, эндәшмәде. Аның ялгыз булуында чыршы сатучының ни гаебе бар?
– Менә шушы чыршыны алыгыз. – Кыз таныш тавышка ялт итеп борылып карауга кичәге Шакир абый кунагын күрде. Теге, уртача озынлыктагы бик купшы гына чыршыны алып, аңа сузды. – Сезнең фатирга шушысы яхшы булыр.
Галия чыршыга тотынырга ашыкмады:
– Сез минем фатирны каян беләсез?
– Сезнеке дә Шакир абыйныкы кебектер бит. Мин дә аңа шул зурлыктагын сайлыйм.
– Шакир абыйга чыршы кирәкме? – Кыз, мыскыллап, ирен читләрен чалшайтты.
Тик тегесенең артык исе китмәде. Бары тик:
– Нишләп кирәкмәсен, матурлык һәркемгә дә кирәк, – дип ике чыршыны да алып йортка таба китте. Галиягә, түләп, тая-тая артыннан йөгерергә генә калды.
Кайтып җиткәнче ләм-мим сөйләшмәделәр. Ир кеше кызның чыршысын ишеге төбенә сөяде дә үзләренә кереп тә китте.
Бу чыршыны утырту да бер мәшәкать икән. Утыргычны баштүбән куеп, шуның эченә ныгытып та, почмактагы торбага бәйләп тә карады – ава да китә, ава да китә. Нишләргә? Идәндә яткан килеш бизәп булмый бит инде. Гадәттә, бу фатирдагы барлык ирләр эшен Шакир абый башкара торган иде. Ул краннарны алмаштырсын дисеңме, электр җиһазларын көйләсенме, телевизор, суыткыч ватылсынмы, яңа мебельне җыю булсынмы – барысын да шул алтын куллы абый башкарды... Аек булганда, әлбәттә. Ул чакларда күршеләр һәрвакыт тату булып килешеп кенә яшәгән шикелле гәпләшеп утырып, җайлап чәй эчә, кыз ялгыз өлкән кешене тәмле бәлешләр, ашлар белән сыйлый, өс-башын юып, рәтләп бирә, чөнки тегесе бервакытта да хак алмый, көчләп тә тоттырып булмый үзенә. Ә менә эчеп алса – бетте, алмаштырган кебек була да куя кеше.
“Айнымады микән...” Инде озак чыршы белән “көрәшкән” кызның күршесенә барып шакудан башка чарасы калмады. Ишекне теге адәм ачты.
– Саумысыз тагы да бер тапкыр. Шакир абый ни хәлдә?
– Ару.
– Айныкмы? Айнык булса, миңа чыршы утыртып бирмәсме икән?
– Айнуын айныды ул, әмма... йокласа, дигән идем.
– Ә-ә, ярый алайса. – Галия кырт борылып китеп үз ишегенә тотынуга теге аның артына ук килеп тә басты:
– Рөхсәт итсәгез, мин куям...
– Сез?... Белсәгез...
Идән уртасында аунап яткан, тегеләй-болай сөйрәп йөрткәннән ярыйсы гына энәләрен коеп өлгергән чыршыга бер генә күз салды да, фатирына кире барып, агач кисәкләре, пычкы-чүкечләр тотып кереп, эшкә дә кереште бу. Ярты сәгатьтән торып та басты чыршысы һәм үзенең купшылыгы, күркәмлеге белән өйне ямьләп җибәргәндәй булды. Бу күренештән бүгенге көндә тәүге тапкыр ихлас елмаеп җибәрде Галия. Чынлап күңелле булып китте. Аңа да бәйрәм килә бит!
– Сезгә елмаю килешә. Кышкы кояш кебексез.
“Абау! Нәрсә сөйли бу адәм? Ни дигән була?!” Кыз, күзләрен челт-челт йомгалап, иргә борылып ук карады:
– Эчеп тә өлгердегезме?
Хәзер инде тегеңә аптырарга чират җитте:
– Нишләп сразу “эчеп”?
Мәгънәсезрәк сүз әйткәнен аңлады Галия дә. Нәрсә әйтергә белми изаланды. Тегесе чыгу ягына атлады. Кыз, ашыгып:
– Рәхмәт, – диде дә исемен әйтә алмады.
– Гаяз. Исемем Гаяз минем, Галия. – Ишек ипләп кенә ябылды.
Көннең бераз вакыты чыршыга уенчыклар, азык-төлек сайлап алуга китсә, калган өлеше пешеренеп-төшеренүгә багышланды. Зал уртасындагы түгәрәк өстәлен әллә ничә төрле аш-су белән корып, күз камаштырырлык итеп бизәп куйды, әйтерсең лә бер өй кунак чакырган. Юк, бу хакта уйламады кыз, ә бик якын, газиз кешеләрен көткәндәй, аларның күңелен табу өчен тырышкандай ашыгып, йөгергәләп йөреп тезде азыкларын. Һәрбер тәлинкәсенә күңел җылысын, берәүгә дә билгеле булмаган йөрәк назын, матурлык ясый белү сәләтен салды.
Сый белән эшне бетергәч, кычкыртып музыка куйды, чыршысының утларын кабызды да душ коенып алырга булды. Ләззәтләнеп җылы су астында торганда да, фен белән чәчләрен киптереп, бер уңайга салып маташканда да, макияж сылап булашканда да аның миенә “Кем өчен болар барысы да?! Кем килә сиңа?!” дигән салкын уйлар бораулап керергә тырышты. Ләкин кыз бу кара уйларны кире какты, җанына бахырланырга, бирешергә ирек бирмәде. Сикереп төшеп, я тыпырдатып биеп китте, я кычкырып җырлап җибәрде, күлмәгенең дә иң яратканын – нәфислек, нәзакәтлелек биргән ялтыр нәкышләр белән бизәлгән карасын киде. Хәтта моңа тиклем бервакытта да кыланмаганын кыланды – әллә ничә ел шифоньер төбендә үз мәлен көтеп утырган очлы үкчәле ялтыр туфлиләрен киде. Аннары сак кына атлап китте. “Әһә, атлый ала икән бит! Ә ул мондыйда йөри белмимдер дип, көлкегә калырмын дип, якын да килмәгән була”. Шул килеш көзге алдына килде. Әллә күпме тырышуыннан соң Галиягә каршысына үтә дә чибәр кыз килеп басар кебек иде, тик һаман да шул ук ыржайган борынны, шешенгән кабаклы күзләрне һәм пешкән алма шикелле булып алсуланган йомры яңакларны күрде. “Йә... арытаба нәрсә?..” Күзләренең эчен ачы яшь өтте. “Юк! Ярамый! Еларга ярамый – тушь ага!” Тик яшьләре кызның эчтән ачыргаланып кычкыруын ишетмәде, кара буяуны кушып алып, юл-юл эз калдырып йөгерештеләр...
Дертләтеп, ишек кыңгыравы зыңлады. “Кем булырга мөмкин?!..” Кинәт шушы кыңгырау тавышыннан, чүллектә адашып хәлсезләнгәндә кое күреп калган шикелле ярсып куанды да, бу бары мираж гына булып куймасын, дип, шул ук секундта куркып битен каплады. “Кем булса да булсын, тик ул булсын гына. Кемгә дә чиксез шат булачак кыз бүген, кемне дә зур кунак итеп каршы алачак. Җиде ят адәм булсын, ялгыш килеп юлыккан булсын, хет шайтан үзе булсын, әмма кемдер килсен монда бүген... Югыйсә, ул акылдан язачак...”
Галия яшьләрен чак-чак сөртеп, ишеккә ташланды. Китеп бара күрмәсен!
Анда, эчтән шаптыр-шоптыр йөгереп килеп, ишекне шар ачып җибәреп, әллә еларга, әллә көләргә маташкан кызның сәер кылыкларын ничек бәһаләргә дә белми сагаеп калган Гаяз тора иде. Кулына гади тәлинкәгә өеп салып, катлаулы булмаган гына салат тоткан. Кыз берчә зәңгәр күлмәк, кара чалбар киеп пөхтәләнеп алган иргә, берчә чөгендер белән тозлы кәбестәдән әтмәлләнгән салатка күз йөгертте. Ахырда Гаяз тәлинкәсен сузды:
– Сезгә Шакир абый бәйрәм күчтәнәче җибәрде.
– Ш-шакир абый... Үзе кайда, нишләп керми?
– Авырып тора, ятты инде...
– Яттымы... Ала-ай... Ә сез.... Әйдә, үтегез. Унбиш минуттан Яңа ел бит инде.
Тегесе, бу көтелмәгән чакыруга ни дип әйтергә дә белмичә, кызның иңбашы аша эчкә күз ташлады да:
– Сез кемнедер көтәсез бугай, – диде.
– Сезне! – Бу җаваптан егет тә, хәтта кыз үзе дә бертын телсез калдылар.
Бер-бер артлы эчкә үттеләр. Гаяз өстәлдәге сыгылып торган сый арасына үзенең кулындагысын куйды да ирексездән көлеп җибәрде. Аны күзәтеп торган кыз да елмайды.
– Монда иң шәбе минем салат булып чыкты.
– Зыян юк. Әйдә Сез тизрәк шәрабны ачыгыз, мин аш китерәм.
Ике-өч минут эчендә бу эшләрне башкарып, кара-каршы утырышып алдылар. Икесе дә шундый шат, шундый канәгать, авызларын җыеп ала алмыйча бер-берсенә карыйлар. Әйтерсең лә очраклы гына танышлар түгел, ә күптән бер-берсен белгән, ә бәлки, хәтта ки бер-берсен өзелеп сөяләр!
– Ашагыз! – Кыз бу сүзләрне илһамланып әйтә.
– Ашыйм...
– Эчегез!
– Эчәм...
Ул арада зәңгәр экранда Президент сурәте пәйда булды. Аягүрә басып, ил җитәкчесенең котлавын тыңладылар да:
– Яңа ел белән!
– Яңа ел белән! – дип, бокалларын күтәрделәр.
Бәйрәм табынын ачып алгач, кыз кунагын, әле бу, әле теге яктан килеп, алдына төрле сыйларны шудырып куеп, кыстап-кыстап сыйлады, үзе дә, пешергәннәренең тәмен әле генә тойгандай, яратып ашады. Көтелмәгән кунагының, ашап туйгач, чыгып китүеннән куркып, кызыксындырыйм дип, кыз туктаусыз мөһим булмаган хәбәрләр тезде, тын алырга бирми төпченде, бер-бер артлы сораулар яудырды. Әгәр дә бу вакытта Галияне ахирәтләре күрсә, моңа нәрсә булган икән, дип аптырарлар иде, мөгаен. Бүген гомердә булмаганча теле ачылган иде аның.
Әйе, чынлап та аңа әле җиңел, бик җиңел иде. Каршысында утырган кеше аның кем икәнлеген дә, нинди тормыш алып барганлыгын да белми. Һәм ул аңа кызык та түгел. Ул, мөгаен, кызның ямьсезлеген дә, картайганчы кияүгә чыга алмыйча, ир затлары игътибарыннан мәхрүм булып утыруын да аңламый. Аның өчен шулай ук Галиянең бала чактан үз кыяфәтеннән кимсенеп үсүе дә, мәктәп елларында, институтта укыганда шул кимчелеген каплау һәм үзенә чак кына булса да җылы мөнәсәбәт тою өчен иң шәп укучы булырга тырышуы да, чәчәктәй чагын үзен күзгә дә элмәгән егеткә гашыйк булып саргаеп үткәрүе дә, гомерен тоташы белән фәнгә багышлап, шушы яшендә инде профессорлык хезмәтен тәмамлап килүе дә, әллә нинди катлаулы китаплар авторы булуы да һич кенә дә мөһим түгел. Алар бүгенгә чарасыздан табындаш кына.
– Ә сез Шакир абыйның кеме? – Кыз чәй ясаган арада чираттагы соравын бирә.
– Кеме дип,
мин аның солдаты идем.
– Бәй, ул хәрбимени? Вот яңалык!
Миләүшә КАҺАРМАНОВА.